Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Җаваплы хезмәт – уңыш нигезе

2012 елның гыйнварында предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча 3 февральдә булып узган киңәшмәдә узган чорның йомгаклау хисабы яңгырады. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева үзенең хисап докладында, быел халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә, дип билгеләп үтте. Шул уңайдан эшсезләр...

2012 елның гыйнварында предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча 3 февральдә булып узган киңәшмәдә узган чорның йомгаклау хисабы яңгырады.

Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева үзенең хисап докладында, быел халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә, дип билгеләп үтте. Шул уңайдан эшсезләр һөнәргә өйрәтеләчәк (45 кеше машина йөртүче һөнәре алачак), газ казаннары операторлары узып китеп укытылачак (нәтиҗәдә җылыту приборларына хезмәт күрсәтү өлкәсендә 20 белгеч барлыкка киләчәк). Моннан тыш, районның 80 өлкән кешесе (шул исәптән авыл җирләреннән) компьютерга өйрәтеләчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм мәктәп укучылары өчен эш урыннары булдырылачак. Җәмәгать эшләренә эшсезләр арасыннан 93 кешене җибәрү планлаштырыла.

Быел 13 мең кв. м торакны файдалануга кертергә кирәк булачак, гыйнвар аенда 2,2 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды, бу-еллык заданиенең 17 проценты). Күп фатирлы 11 өйдә капиталь ремонт үткәрү каралган, хәзерге вакытта "ЖилСервис" ЧҖҖ эшкә кереште инде-Павелкин урамының 25нче өендә ремонт эшләре алып барыла. Соц. ипотека буенча программаны гамәлгә ашыру белән беррәттән (аның нигезендә 30 млн. сум акча алынды) ветераннар өчен дә торак төзү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытка күп функцияле үзәк һәм Пенсия фонды биналарын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә, аларны февраль азагында ачу планлаштырыла.
Үз керемнәребезгә килгәндә, тулаем алганда, бер елда 186 млн. сум акча җыю бурычы тора. Хисап чорында район буенча үз керемнәребез 8,1 млн. сум керде, бу-2012 елның беренче кварталы керем өлешенең 27 проценты. Гыйнварда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр һәм оешмаларның әйләнеше исә 129 млн. сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата 87 процент тәшкил итте.
Докладның йомгаклау өлешендә бу елда хәл итәргә кирәк булачак актуаль бурычлар, атап әйткәндә, эш урыннарын һәм коллективларны саклап калу, хезмәт хакын вакытында түләү, җирле бюджетка салымнарны тайпылышсыз күчерү бурычлары яңгырады.
Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары чыгышында әйтелгәнчә, куелган барлык бурычларны үтәү өчен җитәкчеләр эшкә бөтен җаваплылык белән карарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев