Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

«Бер тәрәзә» эшли башлады

Менә бер ай инде күп функцияле үзәк бинасы реставрациядән соң алексеевскилыларга хезмәт күрсәтә. Әлеге үзәк район җитәкчелеге тарафыннан күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү белән бәйле оешмаларны берләштерү максатыннан күптән уйланылган иде. Апрельдә капиталь ремонттан соң теркәү хезмәте-Росреестр, техник инвентаризация бюросы, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, аукционнар һәм конкурслар бүлеге. "Күчемсез милек"...

Менә бер ай инде күп функцияле үзәк бинасы реставрациядән соң алексеевскилыларга хезмәт күрсәтә.

Әлеге үзәк район җитәкчелеге тарафыннан күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү белән бәйле оешмаларны берләштерү максатыннан күптән уйланылган иде. Апрельдә капиталь ремонттан соң теркәү хезмәте-Росреестр, техник инвентаризация бюросы, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, аукционнар һәм конкурслар бүлеге. "Күчемсез милек" ЧҖҖ, "Җир палатасы" ЧҖҖ бирегә күчте, аларның тәрәзәләре беренче катта урнашкан. Биредә үзара хезмәттәшлек итү каралган - шәхси фирмалар дәүләтнекеләрнең эшләргә хокукы булмаганны башкара һәм киресенчә. Киләчәктә нотариусның да урнаштырылачагы планлаштырыла.
Шулай ук әлеге үзәк крестьян-фермер хуҗалыгы алып бару өчен кишәрлек кирәк булган фермерлар белән дә эшли.
Күп функцияле үзәк турында район кешеләре фикерләре:
Күптән түгел шәһәрдән күченеп кайткан гаилә:
-Бик уңай үзәк һәм вакытны да аз ала. Шәһәр белән чагыштырганда бу бик тиз һәм җайлы.
Хезмәткәр Евгения:
-Бик уңайлы үзәк, барысы да аңлашыла, чөнки тәрәзәләр күп.
Хезмәткәр Людмила Евгеньевна:
-Бер тәрәзәдә сиңа хезмәт күрсәтәләр дә, икенчесенә җибәрәләр, бик уңай, бистә буйлап йөрисе түгел. Вакытны бер дә алмый диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев