Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Бурычлар һәм нәтиҗәләр

Узган җомгада тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм 2012 елгы эш йомгаклары буенча керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Үзенең хисап докладында икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева төп юнәлешләрне билгеләде. Болар, барыннан да элек, -предприятиеләрнең хезмәт хакы һәм мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр, халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы буенча...

Узган җомгада тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм 2012 елгы эш йомгаклары буенча керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Үзенең хисап докладында икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева төп юнәлешләрне билгеләде. Болар, барыннан да элек, -предприятиеләрнең хезмәт хакы һәм мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр, халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы буенча гомуми бурычларын киметү чаралары. Шулай ук рәсми теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен чагылдыручы саннар да китерелде.
"Ясная поляна" ЧҖҖ предприятиесенең хезмәт хакы буенча кичектерелгән бурычы белән бәйләнгән проблема аерым күрсәтеп үтелде: 2013 елның 1 мартына, статистика мәгълүматлары буенча, ул - 7 млн. 271 мең, гыйнвар һәм февральдә шул рәвешчә 7 млн. 541 мең һәм 7 млн. 209 мең сум тәшкил иткән.
Предприятиеләр һәм оешмаларның Пенсия фондына бурычларына килгәндә, 2013 елның 1 гыйнварына аның күләме 12 миллион сум белән исәпләнгән, ә 14 мартка ул 14 миллион 435 мең сумга арткан.
Пенсия фондының төп бурычлылары булып "Ясная поляна" ЧҖҖ (9 млн. 980 мең сум), район кулланучылар җәмгыяте (2 млн. 176 мең сум), "Руда булмаган төзү материаллары"ЧҖҖ (37 мең сум), "Жилсервис" ЧҖҖ (270 мең сум), "Алексеевскводоканал" ААҖ (195 мең сум), "Идарәче компания" ЧҖҖ (190 мең сум), "Рациональ өй" ЧҖҖ (330 мең сум) тора.
Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычлар бар, алар 2013 елның 1 мартына 1 млн. 746 мең сум тәшкил иткән, өстәвенә әлеге сумманың 58 проценты (1млн. сумнан артыграгы) эшләүче гражданнарга һәм бары тик 31 проценты (538 мең сумнан артып китә) гына эшләмәүче халыкка туры килә. Пенсионерлар дәүләткә 205 мең сумнан күбрәк (ягъни гомуми сумманың 11 проценты) бурычлы. Декабрьдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелу дәрәҗәсе - 111 процент, бөтен 2012 ел буена - 99 процент, 2013 елның февралендә - 94 процент һәм ел башыннан бирле 98 процент тәшкил иткән.
Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү базарында эшләр түбәндәгечә тора: күрелә торган чараларга да карамастан, теркәлгән эшсезләр саны, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматы буенча, 161дән (2013 елның 1 гыйнварына) 214 кешегә кадәр (2013 елның 1 мартына), ягъни 53 кешегә арткан. Бу кышкы сезон белән бәйләнгән. Ләкин хезмәт базарында киеренкелекне киметү эше, элеккегечә, дәвам итә.
Киләчәктә комиссиягә иминият кертемнәренең түләнүен, хезмәт хакының вакытында бирелүен, бурычларның каплануын күзәтеп барырга, шул исәптән халыкның эш белән тәэмин ителешенә контрольлек итәргә, торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларны түләү буенча социаль яклау чаралары күрергә, шулай ук калган башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак.

САННАРДА

Районда 7342 пенсионер, шуларның 2174е - эшләүче.
Пенсияләрнең уртача күләме 8480,15 сум тәшкил итә.
Хезмәт пенсиясенең уртача күләме - 8791,86 сум, аны 6642 кеше ала, шул исәптән 5749 кеше - картлык буенча (9138,02 сум), 531 кеше - инвалидлык буенча (6025,42 сум), 362 кеше туендыручысын югалту сәбәпле (7352,39 сум). Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияне 700 граждан ала, ул бүгенге көнгә 5522,52 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев