Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Эшмәкәрләр өчен мәгълүмати портал

Республикабызда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен яңа мәгълүмати ресурс эшли башлады. Портал ярдәмендә малтабарларга үз товарларын сатып алучыга тәкъдим итү мөмкинлеге туа. Яңа порталны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Татьяна Сергеева сүзләренчә, шулай ук биредә базар вәзгыятен күзәтеп, ихтыяҗ зур булган продукция турында мәгълүмат алырга мөмкин. Дәүләт бизнеска бары тик ике юл белән генә ярдәм итә ала. Беренчесе - эшмәкәрләргә ташламалар һәм преференцияләр бирү - аренда, челтәрләргә тоташу, салым ташламалары, грантлар. Икенче төрле ярдәм - заказ бирүче тарафыннан җайга салынган сатып алуларда катнашу мөмкинлеге тудыру.

Моңа кадәр заказ бирүче тарафыннан җайга салынган сатып алулар турында мәгълүматлы булу бик кыен иде. Республика эшмәкәрләре үзләре дә бу хакта әйтеп килде. Ихтыяҗ зур булган продукция турында белеп тору өчен бик күп ресурсларны мониторингларга кирәк иде бит - ә бу күп вакыт һәм көч сарыф ителә дигән сүз. Ниһаять, вәзгыятьне үзгәртергә булдылар. Яңа ресурс ярдәмендә кече һәм урта бизнес вәкилләре Бөтенроссия рәсми сайтларында урнаштырылган мәгълүмат белән бер ресурс аша танышып бара алачак. Яңа порталлар сылтама буенча эшли. Бу үзенә күрә интерактив мәйдан - бер үк вакытта кече һәм урта бизнес субъектлары заказ бирүчеләргә кирәкле төп товар һәм хезмәтләрне порталда күрә ала, заказ бирүчеләргә исә малтабарларның тәкъдимнәре белән танышып бару мөмкинлеге тудырыла. Ул эшмәкәрләр өчен бик уңайлы. Әлеге ресурс хезмәтләреннән һәркем бушлай файдалана ала.

Татарстанның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы хәбәр иткәнчә, сайтның эшләү үзенчәлекләре мондыйрак. Иң элек ресурста теркәлергә кирәк. Әгәр дә электрон цифрлы имзаңны кертсәң, шунда ук сатып алуларда катнашу мөмкинлеге туа. Имзасыз теркәлү узганнар исә портал резидентлары гына булып торачак. Резидентлар атна саен сайттагы яңалыклар белән танышу, үзләрен кызыксындырган юнәлештә хәбәрдар булу өчен веб-кабинет аша аларга языла ала. Шул рәвешле, атна саен әлеге төр сатып алулар турында мәгълүмат җибәреләчәк. Әлегә порталда 15 резидент теркәлгән.

Порталның челтәрдәге адресы - http://smb.tattis.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев