Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Хосусый милек үсәчәк

Февраль башында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашында булып узган видеоконференциядә республикабызда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аларны тагын да үстерү турында сөйләнде. Атап әйткәндә, Линар Якупов, Татарстан Республикасы районнарын яңа инвестицион проектлар өчен кызыклы итү максатында, шәхси эшмәкәрләргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырып, промышленность мәйданчыклары...

Февраль башында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашында булып узган видеоконференциядә республикабызда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аларны тагын да үстерү турында сөйләнде.

Атап әйткәндә, Линар Якупов, Татарстан Республикасы районнарын яңа инвестицион проектлар өчен кызыклы итү максатында, шәхси эшмәкәрләргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырып, промышленность мәйданчыклары булдырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Бу кече һәм урта бизнеска карашны үзгәртергә булышачак һәм кече бизнеска урта бизнеска әверелергә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк һәм җирле бюджетка салым күчерүләр артачак.
Видеоконференция барышында Татарстанның һәр районында бизнесменнарны кызыксындыручы барлык мәсьәләләр буенча Агентлык белән хезмәттәшлек итәргә сәләтле вәкиллек оештыру тәкъдиме кертелде. Килгән сорауларга җаваплар ТР Инвестицион үсеш агентлыгы сайтында (http:/ tida. Tatarstan. ru) яки ТР эшмәкәрлек порталында (http:/biz. Tatarstan. ru) урнаштырыла. Чираттагы видеоконференция турында (аларда эшмәкәрләр катнаша алачак) район газетасында "Яңалыклар тасмасы" бүлегендә хәбәр ителәчәк. Шулай ук аларны үткәрү датасы турында 2-53-66 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев