Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Икътисад индекслары: яртыеллык нәрсә күрсәтте

2012 елның беренче яртыеллыгына предприятие һәм оешмалар эшенә йомгаклар һәм икенче яртыеллыкка планнар турында киңәйтелгән киңәшмәдә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева докладында бәян ителде. Узган чорда, билгеләп үтелгәнчә, эшчәнлекләре төрле оешмалар әйләнеше 1 миллиард 277 млн. сум тәшкил итте, бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда...

2012 елның беренче яртыеллыгына предприятие һәм оешмалар эшенә йомгаклар һәм икенче яртыеллыкка планнар турында киңәйтелгән киңәшмәдә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева докладында бәян ителде.

Узган чорда, билгеләп үтелгәнчә, эшчәнлекләре төрле оешмалар әйләнеше 1 миллиард 277 млн. сум тәшкил итте, бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 100%; үз керемнәребез исә 82,8 млн.сум тәшкил итте, ягъни беренче яртыеллыкта план 96% ка һәм еллык задание 43% ка үтәлгән.
Чыгыш ясау барышында бу елның алты аенда промышленность, авыл хуҗалыгы һәм төзелештә ирешелгән нәтиҗәләр хакында әйтелде. Шулай итеп, промышленность продукциясе күләме 2011 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 7%ка артты һәм 309 млн. сум тәшкил итте. 2012 елның 1 июленә районның авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре тарафыннан 17142 тонна (86%)сөт, 2252 тонна (107%) ит җитештерелде. 738 млн. сумлык табыш алынды. "АПК ны үстерү" илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә: алты айда 54 млн. сум күләмендә кредитлар бирелде. Әлеге кредит акчасына 1841 мөгезле эре терлек, 193 дуңгыз, 24 ат, шулай ук 136 трактор һәм автомашина, 316 авыл хуҗалыгы җиһазы сатып алынды; 725 кредит төзелешкә һәм терлекчелек биналарын реконструкцияләүгә юнәлтелде. Төзелешкә килгәндә, бу өлкәдә узган елдагыдан бераз артта калу күзәтелә: эшләр 95%ка башкарылды. Гомуми мәйданы 8,2 мең кв. метр (еллык планның 63%ы) булган 55 торак йорт һәм 23 янкорма файдалануга тапшырылды.
"Жилсервис""ЧҖҖ Юеш Көрнәле, Шәмә һәм Биләрдә мәктәпләр һәм күп фатирлы өйләргә ремонт ясауны дәвам иттерә. Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территорияләренә вак таш түшәлә.
Сәүдә өлкәсендә узган яртыеллыкта үзгәрешләр килеп чыкты: "Лизинг-Грант"программасы буенча алынган, ипи-күмәч әйберләренең киң ассортиментын чыгару җиһазы эшләтеп җибәрелгән "Эдем"ЧҖҖ ның "Оазис" сәүдә комплексы файдалануга тапшырылды. Бер июнь аенда гына да 24 тонна ипи һәм 8 тонна пирог пешерелде.
Районда өлкән буын турында да кайгыртыла: ел башыннан хезмәт пенсияләре индексацияләнде. Докладта пенсияләрне вакытында түләү өчен предприятиеләр һәм оешмаларның Пенсия фондына 12,1млн. сум тәшкил иткән уртак бурычларын бетерү кирәклеге ассызыкланды. Югыйсә взнослар вакытында килмәү аркасында дәүләт пенсионерлар алдында планлаштырылган пенсия арттыру буенча бурычларын үтәргә сәләтсез булачак.
Хисап чыгышы азагында 2012 елның икенче яртыеллыгына оешма һәм предприятиеләрнең бурычлары һәм планнары билгеләнде. Атап әйткәндә, "Жилсервис" ЧҖҖ алдында Ромоданда -клуб, авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча икешәр фатирлы 2 торак өй төзүне төгәлләү һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау эше тора. "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖ предприятиесенә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелеп килүче өч йортны төгәлләү, 15 августка кадәр мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлап бетерү өчен барлык көчне кую зарур. Ә агымдагы елның 1 октябренә кадәр төзелешкә кагылышы булган барлык оешма һәм предприятиеләргә Дәүләт торак фондының еллык заданиесен үтәргә кирәк.
Алты ай йомгакларын исәпкә алып, район оешма һәм предприятиеләре аз көч куймады, шуңа да карамастан, алда әле бихисап эш көтә, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев