Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Икътисад күренеше шактый имин

2012 елның узган чорында предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә август башында район Советының утырышлар залында булып узды. Хисап докладын икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА ясады. Район икътисады өлкәсендәге хәл, хисап докладында билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә шактый имин. Җитештерү темпларының артуы күзәтелә: промышленность өлкәсендә-6 процентка...

2012 елның узган чорында предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә август башында район Советының утырышлар залында булып узды. Хисап докладын икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА ясады.

Район икътисады өлкәсендәге хәл, хисап докладында билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә шактый имин. Җитештерү темпларының артуы күзәтелә: промышленность өлкәсендә-6 процентка (362 млн. сум), төзелеш өлкәсендә-4 процентка. Мәсәлән, "ВАМИН-Татарстан"ААҖның "Алексеевк сөт-консерв комбинаты" филиалы сөт һәм терлек мае җитештерүне шул рәвешчә 19 һәм 43 процентка арттырды.Узган ел белән чагыштырганда "Алексеевск керамикасы" ААҖ предприятиесе товарлык продукцияне узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк эшләп чыгара башлады. Җитештерү күләменең үсеше-3 процентка- нәфис әйберләр туку фабрикасында күзәтелә. Төзү эшләренә килгәндә, 1 августка районда файдалануга гомуми мәйданы 9,1 мең кв. метрлы 64 торак өй һәм 25 янкорма тапшырылды. Бу еллык планның 70 процентын тәшкил итә. Яңа өйләр төзү дә дәвам итә: Просторная һәм Салих Баттал урамнарында 18 һәм 2 фатирлы торак өйләр торгызыла, Салих Баттал урамында ветераннар программасы нигезендә 2 фатирлы бер өй төзү төгәлләнеп килә һәм 2 фатирлы тагын бер торак өй төзелә башлады, Ялкын авылында 8 гаилә өчен тузган торактан гражданнарны күчерү программасы буенча яңа өйләр төзү төгәлләнеп килә. Моннан тыш, район үзәгендә күп фатирлы 10 өй ремонтланды һәм Павелкин урамындагы 25нче өйне ремонтлау азагына якынлаша.
Сәүдә өлкәсендә продукция җитештерүнең артуы күзәтелә: 7 айда халык 665 млн. сумлык товар сатып алды, бу-узган елгы дәрәҗәгә карата 102%. Җәмәгать туклануы әйләнеше 118 млн. сум тәшкил итте. Тулаем алганда, эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше бу елның 7 аенда 1 млрд. 500 млн. сум тәшкил итте, бу 2011 ел дәрәҗәсенә туры килә.
Татьяна Сергеева хисап докладының азагында алдагы чорга предприятиеләр һәм оешмалар өчен билгеләнгән планнар турында сөйләде, шулай ук юридик затларның район бюджетының керем базасын барлыкка китерә торган салымнарны вакытында күчерүләре элеккечә үк актуаль булып кала, дип басым ясап әйтте.
P.S. Киләчәктә "Жилсервис" ЧҖҖга Ромодан авылында клуб төзүне һәм район үзәгендә күп фатирлы өйләрне ремонтлауны, "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖ предприятиесенә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 2шәр фатирлы өйләр төзүне төгәлләргә, 15 августка кадәр Шәмә, Юеш Көрнәле һәм Биләрдә мәктәпләрне, шулай ук Шәмә, Юеш Көрнәледә мәктәпкәчә учреждениеләрне әзерләү бурычларын үтәргә, сентябрьдә "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖга һәм "Жилсервис" ЧҖҖга Ялкын авылында тузган торактан күчерү программасы буенча икешәр фатирлы 4 торак өй төзүне төгәлләргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев