Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Халык акчасына Родникида нәрсә төзиләр?

Республика үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләүне дәвам итәбез.

Район Советы бинасында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район активы алдында Родники авыл җирлеге җитәкчесе Елена Яковлева чыгыш ясады.

Аның докладыннан күре-нгәнчә, республикада программаны гамәлгә ашыруның 6 елы эчендә җирлек кешеләре 640 мең сум акча җыйганнар. Ә республика бюджеты ягыннан финанслау 2,5 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу акчалар авылларны, зиратларны төзекләндерүгә, һәйкәлләрне урнаштыруга, юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга, янгынга каршы куркынычсызлыкка юнәлдерелгән.

«Быел авыл кешеләре көче белән фаразланган 169 мең сум урынына 144 мең сум акча җыеп алынды. Бу акчаларга республика бюджетыннан 576 мең сум акча өстәлде, – дип сөйли Елена Александровна. Шулай итеп, авыл ихтыяҗларына барлыгы 720 мең сум акча тотылачак. Хәзерге вакытта Гагарин урамында 65 000 сумга тәмле сулы кое төзелгән инде. Шулай ук 284 мең сумлык «Алексеевскдорстрой» белән Родники авылы эчендәге юлларга вак таш җәю буенча килешү дә төзелде.

Моннан тыш, Тиган Булакта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга 194 мең сумлык һәйкәл кую да күздә тотыла. Шуларның 62 меңе тотылган инде. Биредә үк парк төзекләндереләчәк (60 мең сум). Тагын 25 мең сумны су белән тәэмин итү челтәрләрен карап торуга тотылачак. Бу акчага насос сатып алыначак. Урамнарны яктырту өчен 8,5 мең сум акча бүлеп бирелгән. Мордва Булак авылында шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен карап торуга 25 мең һәм урамнарны яктыртуга 8,5 мең сум акча тотылачак. Бүгенге көндә эшләр 70 % ка башкарылды», – дип нәтиҗә ясады җирлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев