Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Нәтиҗә көндәлек хезмәткә бәйле

2012 елның 1нче кварталында предприятие һәм оешмалар эшенә йомгак район Советы утырышлар залында апрель башында булып узган киңәшмәдә ясалды. Хисап доклады белән икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА чыкты. -Бу елның беренче өч аенда 2011 елның шул ук чорына эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 482 млн....

2012 елның 1нче кварталында предприятие һәм оешмалар эшенә йомгак район Советы утырышлар залында апрель башында булып узган киңәшмәдә ясалды. Хисап доклады белән икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА чыкты.

-Бу елның беренче өч аенда 2011 елның шул ук чорына эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 482 млн. сум яки 100 процент тәшкил итте.
Промышленность предприятиеләре продукцияне 2011 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 5 процентка (128 млн. сум) күбрәк алдылар. Атап әйткәндә, "ВАМИН-Татарстан" ААҖ филиалы 77 млн. сумлык продукция җитештерде. Шуның белән бергә сөт әзерләү 23 процентка артты һәм 4,8 млн. сум тәшкил итте. Хәзерге вакытта, сөт күп килү сезоны башланыр алдыннан заводның төп җитештерү цехы җиһазлары ремонтлана. "Алексеевск керамикасы" ААҖ, эшләп чыгарыла торган продукцияне арттырып, элеккеге режимда эшләвен дәвам иттерә. Нәфис әйберләр туку фабрикасы да товарлар җитештерүне 6 процентка күбәйтте.
Быел районда 13 мең кв. метр торак мәйданны файдалануга кертү бурычы тора. Беренче кварталда еллык заданиенең 34 проценты үтәлде. Дәүләт инвестицион төзелеш идарәсе Программасы нигезендә ветераннар өчен - 15 фатирлы, Дәүләт торак фонды Программасы буенча Просторная урамында 18 фатирлы торак өйне төзү төгәлләнде. Биләрдә, Шәмәдә, Кр.Баранда алар өчен торак төзи башлауга әзерлек алып барыла. Шәхси кешеләр гомуми мәйданы 2,8 мең кв. метрлы өй төзеделәр.
Районның тереклек эшчәнлегенә һәм аны тагын да үстерүгә агропромышленность комплексы шактый зур өлеш кертә. 2012 елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 241 млн. сум акча керде.
Җитештерү темпларын тагын да арттыру һәм 2012 елга билгеләнгән барлык планнарны үтәү өчен, 1нче кварталдагы кебек үк, җирле бюджет 100 процентка үтәлергә тиеш. Предприятиеләрнең 1,9 млн. сум күләмендәге недоимкаларын мөмкин кадәр тизрәк түләп бетерергә кирәк.
Җитәкчеләр алдында, элеккеге кебек үк, шулай ук хезмәт хакын вакытында түләү һәм урыннарда эшләүчеләр санын кыскартмау үзгәрешсез кала.
P.S. Әлеге мәкалә басылып чыккан вакытка недоимка 940 мең сумга кимеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев