Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

ОДН – хәйләкәр ертлач

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр халыкта аңлашылмаучанлыклар гына тудырмыйлар, ә бәлки алар даими төстә үскәнлектән, ачуны да чыгаралар. Шуның өстенә кешеләргә электр энергиясе өчен гомуми өй ихтыяҗларын, ягъни ОДН да түләргә кирәк. Алар нидән гыйбарәт? Түләү өчен исәпләнә торган сумма нәрсәдән барлыкка килә? Ул мөмкин кадәр азрак булсын өчен нәрсә эшләргә? Бу...

- Герман Николаевич, иң элек шулай да, ОДН нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап ишетәсе килә?
- ОДН дип өйнең уртак мөлкәте булган җиһазның электр куллануын санарга мөмкин. Бу подъезддагы лампочка гына түгел, ә бәлки күп фатирлы өйләрдә гомуми файдаланудагы барлык биналарны - фатирара баскыч мәйданчыкларын, баскычларны, чарлакларны, подвалларны, өй яны территорияләрен яктырту, антенна көчәйткечләрен һәм домофоннарны, насосларны электр белән тәэмин итү, шулай ук гомуми файдалану биналарында урнашкан җиһазларның электр энергиясен куллануы да. Башкача әйткәндә, ОДН - күп фатирлы өйгә керүче һәм фатирлар эчендә электр утын куллануның гомуми күләме арасындагы аерма.
- Күп кенә кеше-ләр, түләү счет-квитан-цияләре алып, аларда ОДН өчен исәпләнгән акчаны күреп куркып калалар. Күп фатирлы өйләребездә ОДНга электр энергиясен түләү шулай да нәрсәдән барлыкка килә соң?
- Аңлатып китәм: күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр фатирларда кулланылган электр энергиясе өчен я исәпләгеч, яки норматив буенча, я булмаса өйдә гомуми нигезләрдә кулланыла торган ОДН өчен түлиләр. Шуның белән бергә һәр өй аерым карала, ә исәпләүләр акча өй башлыкларыннан алынган өй буенча шәхси исәпкә алу приборлары күрсәткечләре нигезендә алына. Ләкин фатирның үзендә электр энергиясенең сарыф ителүенә бәйсез рәвештә, шулай ук күп фатирлы өйдә яшәүче, мәсәлән, антенна көчәйткеченнән файдаланамы-юкмы, ул барыбер ОДНга кертелгән электр энергиясе өчен түли. Шул рәвешчә, өйдә яшәүчеләрнең барысына да кебек үк, теләсә нинди уртак мөлкәтне карап тоткан өчен чыгымнар һәм өйдә кулланылган электр энергиясе өчен аңа да авырлык төшә.
- Электр энергиясе, шул исәптән ОДНга азрак түләү өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
- Беренчедән, төгәл-лек классы 2,0 (һәм аннан югарырак) булган фатир исәпләгече куярга - исәпләгеч буенча түләү норматив буенча түләүдәгедән күпкә файдалырак. Икенчедән, өйдә ремонт эшләре белән шөгыльләнүче техник хезмәтләр өй эчендәге электр челтәрләренә үзләренең электр җиһаз-ларын (эретеп ябыштыру аппаратларын, насосларны) тоташтырмауларын күзәтергә кирәк: моның өчен яшәүчеләрнең үзләренә түләргә туры киләчәк. Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте белән килешеп, күчерелеп йөртелә торган исәпкә алу приборына тоташырга кирәк.
Законсыз тоташтырылу шулай да күзәтелә икән, алар турында, һичшиксез, Идарәче компаниягә яки ТМШ рәисенә хәбәр итәргә. Подвалларга һәм чарлак-ларга, һичшиксез, игътибар бирергә, анда кем дә булса остаханә яки станоклар куелган цех ясап куймаганмы икәнлеген ачыкларга һәм алар куллана торган электр энергиясе исәпкә алынамы икәнлеген тикшерергә кирәк.
Ниһаять, электр саклагыч лампочкалардан файдаланырга, аларны подъездларга, подвалларга, чарлакларга куярга һәм үз артыңнан утны сүндереп йөрергә була. Өй башлыклары катнашында фатирлардагы исәпләгечләр һәм өйләргә куелган исәпләгечләрнең күрсәткечләрен бер вакытта алу зур файда китерә.
- Акчаны янга калдыру өчен тагын нәрсә эшләргә мөмкин?
- Моның өчен барлык приборларның - гомуми өй һәм фатир приборларының күрсәт-кечләрен бер үк вакытта алырга кирәк. Һәр айның 25ендә, ягъни "Челтәр компаниясе" ААҖ гомуми өй приборлары күрсәткечләрен контроль алу көнендә алсаң, яхшырак. Төгәлрәк көнне 2-53-75 телефоны буенча компаниягә мөрәҗәгать итеп белергә була. Болай итмәгәндә ОДН өчен исәпләнгән акча коэффициент күтәрелү аркасында шактый артачак. Гагарин урамының 16А йорты подъездларының берсендә яшәүче үз исәпләгечләре күрсәт-кечләрен тапшырмаган кешеләр белән шулай килеп чыкты. Мисалга, әлеге өйнең бер гаиләсендә февральдә электр утына гомуми ихтыяҗлар өчен 102 сум 94 тиен, шул ук вакытта гыйнварда 22 сум 88 тиен (гыйнварда күрсәткечләр бирелгән иде), ягъни берничә тапкыр азрак түләргә туры килде.
- Кешеләр нинди дә булса сәбәпләр аркасында үзләренең шәхси исәпкә алу приборларының күрсәт-кечләрен тапшырмаган очракта түләү ничек исәпләнә?
- Әгәр күрсәткечләр компаниягә тапшырылмаса, кулланучыларга уртача айлык чыгымнар буенча исәпләнгән электр энергиясе күләме узган күләмнәрдән чыгып исәпләнә. ОДНга электр энергиясе бу очракта шул исәпләнгән күләмгә пропорциональ рәвештә билгеләнә.

Сезнең игътибарга

Район үзәгендә юридик затларның 3 объекты бар. Болар - Гагарин, Ленин һәм Казаков урамнарында "Кама", "Строй сам" һәм "Арбат" кибетләре. Алар күп фатирлы өйләрдә урнашкан һәм электр энергиясе белән үзләренең исәпкә алу приборлары аша аерым кертү җайланмасыннан тәэмин ителәләр. Димәк ки, гомуми өй исәпкә алу приборы чыгымына кибетләр йогынты ясамый. Моннан тыш, "Коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы 6 май, 2011 ел, 354 санлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә ОДН һәм кибет хуҗасына сәүдә ноктасы алып тора торган мәйдан буенча исәпләнә.
Күп фатирлы өйләрдә, бигрәк тә исәпкә алу приборлары фатирларда куелганнарында, электр энергиясен урлауларны өй эчендәге электр челтәрләренә хезмәт күрсәтә торган оешма, ягъни Идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте һ.б.лар ачыкларга тиеш.

Әңгәмәдәш -
Татьяна ВАСИЛЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев