Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Производство киңәя, абруй яулана

Район үзәгендә "Эдем" ЧҖҖның "Оазис" сәүдә йортында урнашкан яңа пекарнясы продукциясен тәкъдир итү булып узды. Июнь аеннан эшли башлаган ипи-булка әйберләре производствосы белән танышу өчен район предприятиеләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Пекарняның төп цехлары буйлап йөргәннән һәм комплексның үзендә урнашкан кибеткә кайнар килеш озатыла торган ипинең пешү процессын һәм...

Район үзәгендә "Эдем" ЧҖҖның "Оазис" сәүдә йортында урнашкан яңа пекарнясы продукциясен тәкъдир итү булып узды.

Июнь аеннан эшли башлаган ипи-булка әйберләре производствосы белән танышу өчен район предприятиеләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Пекарняның төп цехлары буйлап йөргәннән һәм комплексның үзендә урнашкан кибеткә кайнар килеш озатыла торган ипинең пешү процессын һәм җиһазларны караганнан соң чакырылган кунаклар "Эдем" ЧҖҖ продукциясен кайтартуга килешүләр төзү шартлары хакында сөйләшү өчен җыелдылар.
"Без ипи-булка пешереп кенә калмыйбыз, биредә пироглар пешерү, пилмән, котлетлар, салатлар ясау да җайга салынды, без аларны свежий килеш сатабыз. Ит, бәрәңге, суган халыктан сатып алына. Безнең җәмгыятьтә җитештерелгән барлык азык-төлек-чын, бернинди өстәмәләрсез һәм соя кушылмаган,-дип белдерде аның директоры Гөлнур Сафина.-Бу исә продукция сыйфатын гарантияли, ризыкларны әле тагын бик тәмле итәргә дә тырышабыз. Фәкать шул чакта гына аңа сорау булачак. Әгәр бүген кулланучыга үзебез җитештергән натураль азык-төлекне кулай бәяләрдән тәкъдим итү мөмкинлеге бар икән, ни өчен әле моны эшләмәскә? Шуңа күрә дә без аның өстенлекләре турында сөйлибез һәм район икътисадын алга таба үстерү һәм ныгыту максатында барлык кызыксынган затларны хезмәттәшлек итәргә чакырабыз".
"Берничә ел элек кенә бездә Алексеевск ипие моның кадәр ассортиментта юк иде, аны арттыру хакында уйларга кирәк, дип саныйм,-диде "ВАМИН Татарстан"ААҖ ның "Алексеевск сөт-консерв комбинаты"филиалы директоры урынбасары Минталип Сәйфуллин.- Хәзер исә сайлап алу мөмкинлеге шактый югары. Производствода эшләүче буларак әйтәм, биредәге ипи, һичшиксез, читтән килгәнгә караганда, яхшырак: ул күпкә сыйфатлырак һәм свежийрак та. Кызарып пешкән тәмле пироглар да "Оазис" кибете киштәләренә нәкъ менә мичтән чыгуга менеп утыралар.
Районда шундый булдыклы җитештерүчеләр барлыкка килү сөендерә, өстәвенә көндәшлек зур булу шартларында аларның продукциясе булган аналогларга бирешми. Сатып алучыларга килгәндә, алар үз продукциябезгә өстенлек биреп, моннан оталар гына".
"Эдем"ЧҖҖ директо-рының халыкка хезмәт күрсәтү һәм производствоны киңәйтү буенча эш нәтиҗәләре күркәм: яңа планнар һәм проектлар тормышка ашырыла, шуның аркасында өстәмә эш урыннары барлыкка килә. Ә бу исә, якташларыбызның тормыш шартлары яхшы якка үзгәрә, дигән сүз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев