Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Ремонт, тагын ремонт!

Кыш ничек кенә китмәскә тырышса да, аның көннәре барыбер санаулы. Менә бик тиздән күптән көтелгән җылы көннәр килеп җитәр, кар эрер һәм Алексеевск халкы сезонлы эшләре белән шөгыльләнә башлар. Кемдер кырга сукаларга һәм чәчәргә чыгар, кемнәрдер өйләрен һәм башка мөһим объектларын торгыза башлар. Әлеге куанычлы вакытлар башланып киткәнче, эш техникасын...

Кыш ничек кенә китмәскә тырышса да, аның көннәре барыбер санаулы. Менә бик тиздән күптән көтелгән җылы көннәр килеп җитәр, кар эрер һәм Алексеевск халкы сезонлы эшләре белән шөгыльләнә башлар. Кемдер кырга сукаларга һәм чәчәргә чыгар, кемнәрдер өйләрен һәм башка мөһим объектларын торгыза башлар. Әлеге куанычлы вакытлар башланып киткәнче, эш техникасын тәртипкә китерү мөмкинлеге бар.

"Алексеевскдорстрой" ААҖның ремонт базасы территориясенә күз салыйк. Биредә эшләр бар куәткә бара. РММ җитәкчесе Сабир Сәфиуллиннан юлчыларның ниләр белән шөгыльләнүе турында сорашыйк.

-Нәрсә белән шөгыльләник, ремонт белән инде. Бүгенгесе көнгә бульдозерларны көйләү төгәлләнеп килә дияргә була. "МоАЗ"ларның скреперларын сүтә башладык. Әкрен генә барлык техниканы-грейдерларны, асфальт салгычларны, катокларны да карыйбыз. Соңгысында һәрвакыт бер "авыру", суның каты һәм известьлы булуы нәтиҗәсендә сугару системасы сафтан чыга.

Безнең остаханәдә өч дистәгә якын белгеч-моторчылар, слесарьлар, токарьлар. Тик безгә шулкадәр күп сандагы машиналар белән хуҗаларыннан башка эшне башкарып чыгу авыр булыр иде. Шуңа да без эшне бергә башкарабыз. Слесарьлар, тракторчылар, машина йөртүчеләр, машинистлар-барысы да бертигез эшлиләр. Менә Николай Бударов үзенең "Форгелен" әзерли, монда "катокчылар" эшли, ә менә бу-Владимир Трифонов, юлчыларның кискече "Виртген" хуҗасы. Чәнечкеле "Аждаһа коерыгы"-машинаның төп органы-370 бик чыдам кискечтән тора, шуларның һәркайсын тикшерергә, кирәге чыкса, алмаштырырга да кирәк.
-Ә апрель уртасында безнең оешмада автопаркка техник карау үткәреләчәк. Ул көнгә кадәр эшебезне уңышлы тәмамларбыз, дип әйтә алам", - дип ышачлы әйтте Сабир һәм гафу үтенеп, бокс ишекләре артына яшеренде.

Сергей ТАРСУКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев