Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Үсеш күрсәткечләре

Ел башыннан бирле 2 млрд. 372 млн. сумлык үзебез җитештергән һәм җитештермәгән товарлар сатылды, бу узган елның шул ук чорына карата 113 процент тәшкил итә. "Алексеевскдорстрой", "Алексеевск сөт-консерв комбинаты", "Алексеевск керамикасы", "Керамика-Маркет" һәм "Эдем" кебек зур предприятиеләрдә башкарылган эшләр күләме шул рәвешчә 882 млн. сум, 364 млн. сум (үсеш 79%),...

Ел башыннан бирле

2 млрд. 372 млн. сумлык

үзебез җитештергән һәм җитештермәгән товарлар сатылды, бу узган елның шул

ук чорына карата 113 процент тәшкил итә.

"Алексеевскдорстрой", "Алексеевск сөт-консерв комбинаты", "Алексеевск керамикасы", "Керамика-Маркет" һәм "Эдем" кебек зур предприятиеләрдә башкарылган эшләр күләме шул рәвешчә 882 млн. сум, 364 млн. сум (үсеш 79%), 148 млн. сум (үсеш 22%), 106 млн. сум (үсеш 8%) һәм 174 млн. сум (үсеш 4%) тәшкил итте.

Промышленность

Промышленность предприятиеләре 6 айда 517 млн. сумлык яки узган елның шул ук чорына карата 157%ка күбрәк продукция җитештерделәр. Шуның белән промышленность җитештерүе индексы 145,8% тәшкил итте.

Мәсәлән, сөт-консерв комбинаты, алдарак әйтеп кителгәнчә, 364 млн. сумлык продукция җитештерде. Сөт әзерләү ел башыннан бирле 47%ка артты һәм 16,5 мең тонна тәшкил итте. Хәзерге вакытта көненә 190 тонна чимал, шул исәптән республиканың биш районы: Әлки, Аксубай, Спас, Чистай һәм, үзеннән-үзе аңлашылганча, Алексеевск районнарыннан 130 тонна сөт һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Мөслим районнарыннан 60 тонна майсызландырылган коры сөт (СОМ) сатып алына. Чимал шулай ук "Сөт иле" филиалы хуҗалыкларыннан, фермерлардан һәм эшмәкәрләрдән дә китерелә.

Узган ярты елда 148 млн. сумлык товарлык продукция эшләп чыгарган "Алексеевск керамикасы" тышлый торган кирпеч җитештерүне 868 мең данәгә арттырды, нәтиҗәдә кирпечнең гомуми саны 17 млн. данә тәшкил итте.

Нәфис әйберләр туку фабрикасы 5,4 млн. сумлык (105%) товар җитештерде.

Төзелеш

Гайдар урамында яңа балалар бакчасы, Сахаровкада күп функцияле үзәк төзү, үзәк район хастаханәсе поликлиникасының икенче чиратын, Кыркүл, Лебедино һәм Ромодан мәктәпләрен, шулай ук Набережная, Есенин һәм Ленин урамнарында күп фатирлы өч өйне капиталь ремонтлау дәвам итә. "Имәнкәй" балалар сәламәтләндерү лагереның беренче чиратын төзү, Биләр музей-тыюлыгы территориясен төзекләндерү төгәлләнеп килә, эшләрнең төп күләмен 15 июльгә үтәү планлаштырыла. Урамнарны яктырту, "Уңайлы тирәлек" программасы буенча эшләр төгәлләнде.

Елның 6 аенда районда 8,339 мең квадрат метр торак (еллык заданиенең 59%ы) файдалануга кертелде: болар - 75 торак өй, шуларның 44е - авыл җирләрендә, 31е район үзәгендә урнашкан. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча төзелеш комплексы предприятиеләре күләме 152 млн. сум тәшкил итте, бу - узган елның шул чорындагыга караганда 9%ка күбрәк. Төзелеш программалары 50%ка үтәлде.

Авыл хуҗалыгы

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 633 млн. сум алынды. Тулай продукция бәясе 618 млн. сум тәшкил итте. 17,3 мең тонна сөт җитештерелде, бу - узган елгы дәрәҗәгә карата 108%. Һәр сыердан 2365 кг сөт савып алынды. Ит 1,5 мең тонна җитештерелде (узган елгы дәрәҗәгә карата 109%).

Сәүдә

Район халкы ваклап сату сәүдә челтәре аша 631 млн. сумлык (узган ел дәрәҗәсенә карата 105%) товар сатып алды. Җан башына сатып алынган товар 23894 сум тәшкил итә.

Җәмәгать туклануы әйләнеше 2%ка артты һәм 95 млн. сум тәшкил итте. Районның бер кешесенә 3598 сумлык товар сатылды.

Апрельдә Куйбышев урамында "Асыл" сәүдә комплексы ачылды.

Бюджет үтәлеше

Беренче яртыеллыкта бюджетка 100 млн. сум акча килде, бу алты ай планы 95%ка үтәлгән дигән сүз. Физик затлар кеременә - 74 млн. сум, җир салымы -7,2 млн. сум, алдан йөкләнгән керемгә салым - 4,5 млн. сум һәм, ниһаять, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча алына торган салым 1,6 млн. сум җыелды. Шуңа да карамастан, физик затларга салым буенча бурыч күләме 4,8 млн. сум тәшкил итә.

Алда торган бурычлар

Икенче яртыеллыкта төзелеш, районны төзекләндерү программаларын дәвам иттерергә һәм бюджетның барлык дәрәҗәләренә салымнарны вакытында түләргә һәм хезмәт хакларын вакытында бирергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев