Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Татарстанда былтыр чыгарылган нефтьнең яртысыннан артыгы республикада эшкәртелгән

2017 елда нефть, турыдан-туры куылучы бензин һәм этан җибәреп тору планы тулысынча үтәлгән.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елда 35,7 млн тонна чыгарылган нефтьнең 16 млн тоннасы республикада эшкәртелгән. 1 млн 700 мең тонна пластик, 710 мең тонна каучук, 217 мең тонна юуу чаралары, 14 млн шина җитештерелгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин шундый саннар китергән.

«ТАНЕКО» НЭЗда нафтаны изомеризацияләү һәм гидрочистарту җайланмасы урнаштырылган. СКИ-3 каучугы җитештерү куәтләре киңәйтелгән, «Нижнекамскнефтехим»да формальдегид җитештерү гамәлгә тапшырылган. Яңа сыгылмалы «Данафлекс» төрү материаллары һәм нанокомпозит «ТАТ-Адвенира» япмалар җитештерелә башлаган. «ТАИФ-НК» агып чыгучы суларны локаль чистарту цехын реконструкцияләүне тәмамлаган.

2017 елда нефть, турыдан-туры куылучы бензин һәм этан җибәреп тору планы тулысынча үтәлгән.

Годовое общее собрание акционеров и заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Республиканың үзендәге кооперация кысаларында шиналар комплексы өчен каучуклар китереп тору проблемасын оператив хәл итү таләп ителә, диде нотыкчы.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен берничә инновацион технология тәкъдим ителде.

Җыелышны алып барган Рөстәм Миңнехановны көнкүреш калдыклары пиролизы мөмкинлеге кызыксындырды. Ул мәсьәләне әйбәтләп эшләргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов тагын ЯЭК өчен махсуслаштырылган сервислар белән кызыксынды. Аның сүзләренчә, «сатып алулар системасын дөрес корырга кирәк».

Годовое общее собрание акционеров и заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Серияле объектлар өчен дә, шулай ук махсуслаштырылган объектлар өчен дә автономияле, энергияне нәтиҗәле тотучы Smart Grid технологияләре республикада гамәлгә кертелергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа технологияне сынап карау өчен конкрет объект сайларга тәкъдим итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев