Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Татарстанныкын сат!

Бу девиз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.Саунин һәм икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Сергеева катнашында бу елның 10 аенда районда алкогольле продукция сату буенча үткәрелгән киңәшмәдә иң мөһим девиз булгандыр, мөгаен. Районда алкогольле продукцияне 113 сәүдә объекты ваклап сата. Шулардан 43 нокта-район үзәгендә һәм 70е...

Бу девиз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.Саунин һәм икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Сергеева катнашында бу елның 10 аенда районда алкогольле продукция сату буенча үткәрелгән киңәшмәдә иң мөһим девиз булгандыр, мөгаен.

Районда алкогольле продукцияне 113 сәүдә объекты ваклап сата. Шулардан 43 нокта-район үзәгендә һәм 70е авыл җирләрендә урнашкан. Бу елның 10 аенда алар 328273 литр алкогольле продукция сатканнар, бу-узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,2 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, Татьяна Николаева үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, кертелә торган алкогольле продукция күләменең артуы күзәтелә, ә бу республика бюджетына яхшы йогынты ясамый. Ләкин шуның белән бергә Алексеевск районының дотацияле район икәнен, барыбызның да республиканың бюджет акчасына бәйле икәнлекне дә онытмаска кирәк, дип ассызыклап әйтте ул. Ә бит Татарстан продукциясе сыйфаты буенча Россиянекеннән бер дә калышмый. Моннан тыш, "Татспиртпром" Россия аракысының берничә маркасын җитештерүгә лицензия алды, бу аракыны якын арада ук сатып алырга мөмкин булачак.
Татарстанныкын алырга дигән теләк сәүдә вәкилләре адресына сыра һәм сыра эчемлекләренә карата да әйтелде. Бүген бит киштәләребездә республикада җитештерелгән сыраның 20 проценты гына сатыла, калганнары Татарстаннан читтән кайтарыла. 1 гыйнвардан сыра һәм сыра эчемлекләре сатучы шәхси эшмәкәрләр өчен аларны ваклап сату күләменә декларация кертелә. Өстәвенә декларация бирмәгән яки күрәләтә ялган мәгълүматлар биргән өчен 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр административ штраф салыначак, дип искә төшереп үтте Александр Геннадьевич.
Спиртлы продукция сату өлкәсендә башка бозуларны: аларны балигъ булмаган балаларга яки тыелган сәгатьләрдә сатуны да бетерергә кирәк.
Киңәшмәдә яңгыраган тагын бер нәрсә-кибет киштәләрендә яраклылык сроклары чыккан товарларның ятуы. Ел саен тикшерүләр, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай шәһәрендәге территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан еш кына сатудан файдалану сроклары чыккан 10-15кә кадәр исемдәге ашамлыкларны, косметик чараларны алырга туры килә. Алар арасында балалар өчен булганнары да байтак. Яңадан да, бәлки, Кытайда җитештерелгәнне алганчы Татарстанныкы яхшырактыр, дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев