Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Торак милекчеләре ширкәтләре берләшәчәк

Федераль законнарга үзгәрешләр кертү уңаеннан, шулай ук күп фатирлы өйләргә капиталь ремонтны нәтиҗәлерәк ясау максатында районда торак милекчеләре ширкәтләрен берләштерү буенча чаралар күрелә.Алты ширкәт -"Үзәк", "Октябрь", "Павелкин", "Совет", "Медик" һәм "Сөт-консерв комбинаты" ширкәтләре зуррак өч ширкәткә: "Октябрь" (аңа "Үзәк" кушыла), "Совет" (аның составына "Павелкин" керә) һәм "Сөт-консерв комбинаты" (бу ширкәт...

Федераль законнарга үзгәрешләр кертү уңаеннан, шулай ук күп фатирлы өйләргә капиталь ремонтны нәтиҗәлерәк ясау максатында районда торак милекчеләре ширкәтләрен берләштерү буенча чаралар күрелә.Алты ширкәт -"Үзәк", "Октябрь", "Павелкин", "Совет", "Медик" һәм "Сөт-консерв комбинаты" ширкәтләре зуррак өч ширкәткә: "Октябрь" (аңа "Үзәк" кушыла), "Совет" (аның составына "Павелкин" керә) һәм "Сөт-консерв комбинаты" (бу ширкәт "Медик" ТМШ белән бербөтен булачак) берләшәчәк. Әлегә "Набережная" һәм "Есенин" ТМШлары гына мөстәкыйль булып калачак, бераздан аларга Просторная урамы тирәсендәге яңа төзелүче өйләр кешеләре дә керәчәк.
Район үзәгендә, инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов хәбәре буенча, күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләрнең җыелышлары булып узган, алар барышында ТМШлар санының кимү сәбәпләре аңлатылды, төп сәбәпләрнең берсе - акчаның бер урында тупланмавы. Аның җитмәве бигрәк тә капиталь ремонт үткәрү чорында сизелә. "Бурычка алмас һәм шул ук вакытта планлаштырылган бөтен эшләрне үтәү өчен якында урнашкан һәр ике ТМШдан берне булдырырга карар кылынды. Хәзер Куйбышев һәм Павелкин урамнарының 47нче һәм 28а йортлары ремонтлана. Билгеләнгән планнарның үтәләчәгенә һәм срогында төгәлләнәчәгенә ышанабыз. Капиталь ремонт программасына хәзер законнардагы үзгәрешләр нигезендә кулланыла торган ресурслар - ут, су, җылылыкны исәпкә алуның гомуми өй приборлары куелган өйләр кертелүен, өстәвенә өй янындагы җирнең межалап алынган булырга тиешлеген искәртеп үтәм",-дип аңлатма бирде хәлгә Идарәче компания начальнигы Павел Колоколов.
Яшәүчеләр җыелы-шында кагылып үтелгән икенче, мөһим проблема электр энергиясенә түләүгә кагыла. Элегрәк бу түләүнең бер өлеше, төгәлрәге, күп фатирлы өйләрдә гомуми өй ихтыяҗлары өчен түләү Идарәче компания өстенә төшкән, шуның нәтиҗәсендә зур бурыч хасил булган, аңа тагын яшәүчеләрнең турыдан-туры үз фатирларында кулланган электр уты өчен бурычлары өстәлгән. Компания шуның кадәр күп бурычны үзе генә түләп бетерә алмаганлыктан, өстәвенә зыян күргәнлектән, хәзер гомуми өй ихтыяҗлары өчен бөтен түләү тулысынча торак милекчеләре өстенә төшә. Ләкин әлеге проблеманы хәл итү белән бер үк вакытта кайсы да булса фатир хуҗасы уттан законсыз файдаланмыймы икәнлеген күзәтеп тору максатында күп фатирлы һәр өйдә электр энергиясен куллануга даими төстә анализ ясау зарурлыгы килеп туды. Ә бу өй башлыкларының роле арту турында сөйли.
Алдарак күрсәтелгән үзгәрешләр теге яки бу дәрәҗәдә күп фатирлы өйләрдә тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев