Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Яңа форматтагы ФАПлар

Сишәмбе, 13 ноябрь көнне, районның ике авылында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа медицина пунктлары ачылды. Сахаровка һәм Шәмә авылы кешеләренә уңыш елмайды. Яңа модульләр күзләрне тышкы яктан гына сөендерми. Ике фельдшер-акушерлык пунктын ачуда да катнашкан район башлыгы В. Козонков биналарда булдырылган уңайлы шартларны билгеләп үтте. Авыл кешеләренә мөмкин кадәр сирәк...

Сишәмбе, 13 ноябрь көнне, районның ике авылында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа медицина пунктлары ачылды.

Сахаровка һәм Шәмә авылы кешеләренә уңыш елмайды. Яңа модульләр күзләрне тышкы яктан гына сөендерми. Ике фельдшер-акушерлык пунктын ачуда да катнашкан район башлыгы В. Козонков биналарда булдырылган уңайлы шартларны билгеләп үтте. Авыл кешеләренә мөмкин кадәр сирәк авыруларын, ә медицина хезмәткәрләренә халык сәламәтлеген сыйфатлы күзәтүләрен теләде. Шәмә авылында ФАП республика программасы буенча әле киләсе елда гына төзелергә тиеш булуын билгеләп үтү кирәк. Шәмәлеләр теләге, район җитәкчелеге һәм үзәк район хастаханәсе тырышлыгы үз эшен эшләде-медпункт үз ишекләрен вакытында ачты.
Бүген авылда фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник хәле проблемасы бик кискен тора. Республикада 399 ФАПка ремонт таләп ителә, алар 70%тан артык тузган, 354 ФАПка ремонт ясау да мөмкин түгел, ә 52се авария хәлендә. Шунысы куанычлы, авыл җирлекләрендә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча шартлар яхшы якка үзгәрә башлады.
Бүген 33тән алып 84кә кадәр квадрат метр мәйданда модульле ФАПларның дүрт төре эшләнде. Комплектның якынча бәясе - инженерлык системаларын, барлык кирәкле җиһазлар, монтажларны кертеп, 1 миллионнан алып 3 миллион сумга кадәр.
Бинаның төп элементы-әзер тышкы һәм эчке бизәлеш белән сэндвич-панель, каркасы чыдам металл конструкциядән җыела. Мондый стеналарны штукатурларга да, буярга да кирәкми, бинага озак вакытлар капиталь ремонт та кирәкмәячәк, бу файдалану чыгымнарын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев