Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

«Үзебезнекен сайла!»

Район башлыгы Владимир Козонков сишәмбе көнне "Оазис" сәүдә комплексында узган очрашуда катнашкан эшмәкәрләр һәм җирлек башлыкларына нәкъ менә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте. Биредә өченче катта Алексеевск районы территориясендә җитештерелгән продук-циянең киң ассортименты тәкъдим ителгән күргәзмә җәелдерелде. Төрле сорттагы ипи, камыр ризыклары, пирожныйлар, колбаса һәм башка күп кенә азык-төлек катнашучылар...

Район башлыгы Владимир Козонков сишәмбе көнне "Оазис" сәүдә комплексында узган очрашуда катнашкан эшмәкәрләр һәм җирлек башлыкларына нәкъ менә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте.

Биредә өченче катта Алексеевск районы территориясендә җитештерелгән продук-циянең киң ассортименты тәкъдим ителгән күргәзмә җәелдерелде. Төрле сорттагы ипи, камыр ризыклары, пирожныйлар, колбаса һәм башка күп кенә азык-төлек катнашучылар хозурына куелган иде. Яңа елга кергәндә, гадәттә, эшләнгәннәргә йомгаклар ясала, җыелучылар шулай эшләде дә.
Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева сәүдә өлкәсендәге эшләр торышын чагылдырган күп кенә саннарны китерде. Аларны гомумиләштереп шуны әйтеп була: кибет киштәләрен үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә тиешле дәрәҗәдә производство потенциалы була торып, барлык азык-төлекнең яртысы диярлек күрше районнардан кайтарыла, аннан кергән акча да шунда ук китә, бу, билгеле ки, салымнарда, азаккы нәтиҗәдә җирле бюджетта чагыла. Беренче чиратта бу ипи-булка әйберләренә, колбаса һәм сыйфатлары ягыннан башка җитештерү- челәрнекеннән берничек тә калышмаган продуктларга кагыла.
Райпо җитәкчесе Илнур Хәйбуллин, "Биләр производствосы" директоры Сергей Сучков һәм "Эдем" ЧҖҖ директоры Гөлнур Сафина да үз чыгышларында елга йомгак ясадылар һәм эшмәкәрләрне районыбызда җитештергән продукцияне сатуда хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Гөлнур Таһир кызы, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: "Без сезгә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер-кайдадыр транспорт бирергә, безнең исәптән продукцияне китерергә, бәяләр дә бездә түбәнрәк",-диде. Җитештерү киңәя-балык тозлый башладык, пилмән, котлет, макароннар ясыйбыз. Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Әгәр без бергә эшләсәк, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев