Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Алексеевск районында юлларны ремонтлауга керештеләр

Беренчеләрдән булып Чистай урамындагы юл чаты төзекләндерелде.

«Алексеевскдорстрой»-ның юлларны ремонтлау бригадасы беренчеләрдән булып район үзәгенең иң күп хәрәкәт итә торган участогында юлны ремонтлады. Юл полотносындагы чокырларны ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Быел район бюджетына 3 мең квадрат метрдан артык юл полотносын ремонтлауга акча бүленгән. Бу сумма узган күрсәткечләрдән шактый зуррак. Әйтик, өченче ел бу максатларга - 1,5 мең, ә узган ел 2 мең сум акча тотылган.

Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Свистунов сөйләвенчә, төп игътибар үзәк урамнарны ремонтлауга юнәлтеләчәк.

«Әлегә кайсы урамнарда эшләр алып барылачагын әйтүе кыен. Юллардан кар изрәп беткәнен көтәргә кирәк һәм без проблемалы урыннарны күрәчәкбез. Һава торышы утырып беткәч, Северная урамын реконструкцияләү башланачак, анда юл полотносы тулысынча алмаштырылачак һәм тротуар җәеләчәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X