Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Алексеевскилыларга «Чиста су»

Кышка кадәр Короленко, Демьян Бедный һәм Куйбышев урамының бер өлешендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү яхшырачак.

Хәзерге вакытта Короленко урамындагы «Чиста су» газлаштыру фондының республика программасы кысаларында суүткәргеч системасын салу эшләре бара.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов хәбәр иткәнчә, бу магистраль линия әлеге урамнарда яшәүчеләргә су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк:

- Әлеге программа ярдәмендә бу микрорайонда су бирү яхшырачак. Хәзер торбалар иске һәм канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Эшләр тәмамланганнан соң, биредә яшәүчеләр сыйфатлы суны Тимирязев урамында урнашкан су җайланмасыннан ала алачаклар.

Анатолий Николаевич әлеге челтәрләрнең киләчәктә «Алексеевск водоканал» карамагына тапшырылачагын аңлатты. Шәхси йортларда яшәүчеләр: үз йортларына кертелгән иске торбалардан файдаланыргамы яки кирәк булган очракта, яңаларына алыштырыргамы икәнлеген үзләре хәл итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев