Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Без – шимбә өмәсендә!

Апрель азакларында, май башларында авылларда шимбә өмәләре гөрләп узды. Территорияләр, урамнар, зиратлар кыш буе җыелган пычрактан чистартылды, җыештырылды. Бөтен җир матураеп, ямьләнеп китте. Авылларындагы өмә турында авыл Советы сәркатибе Гөлия Исламова редакциягә хат җибәргән.

- 2 майда Урманасты Шунталысында чын мәгънәсендә хезмәт бәйрәме булды: балалар мәктәп янында, чүплекләрдә мәш килеп эшләп йөрделәр, ә зират өсте зур заводны хәтерләтте. Өмәдә катнашмаган эшкә сәләтле гаиләләрне бармак белән генә санарлык иде. Авыл халкы, карты-яше, югары сыйныф укучылары, күп кенә кайткан кунаклар, бердәм булып, эшкә керештеләр. Алар эш кораллары, пычкылар тотып, зур эшләр башкардылар. Көтелмәгән, таныш булмаган кунаклар да тырышып, тир түгеп эшләделәр. Бу рәхәтлекне өмәдә катнашмаган кеше сизмәде. Кызганыч.


Эшнең нәтиҗәсе дә сокландыра! Өмәдә катнашкан бөтен кешегә зур рәхмәт. Афәрин! Бу эшегез хәер-сәдака булсын, исәнлекләрегез артып, шатланып яшәргә язсын. Киләчәктә дә мондый өмәләргә битараф карамаска,аларда барлык авыл халкын активрак катнашырга чакырабыз.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев