Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Мәйдандагы бәрелешләр

Алексеевскилыларның яраткан бәйрәмнәре - Сабантуйны билгеләп үтә торган мәйданга вәхшиләрчә һөжүм иткәннәр. Тирә-юньдә мәртәбәле кунаклар өчен ясалган 250дән артык җимерек урындык, спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешә ватыклары аунап ята. Әлеге күңелсез күренешне шашлык һәм башка ашамлыклар белән сәүдә иткән сатучыларның җимерек павильоннары тулыландыра. Сындырылган коймалар, янтайган кечкенә ызба һәм йомычкага әйләнгән...

Алексеевскилыларның яраткан бәйрәмнәре - Сабантуйны билгеләп үтә торган мәйданга вәхшиләрчә һөжүм иткәннәр.

Тирә-юньдә мәртәбәле кунаклар өчен ясалган 250дән артык җимерек урындык, спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешә ватыклары аунап ята. Әлеге күңелсез күренешне шашлык һәм башка ашамлыклар белән сәүдә иткән сатучыларның җимерек павильоннары тулыландыра. Сындырылган коймалар, янтайган кечкенә ызба һәм йомычкага әйләнгән беседка-шулай ук кыргыйлар эше.
Ләкин борынгы Рим заманнарында вәхшиләр ат арбасында йөргән булсалар, бу ертлачлар (үзләрен белерлек яшьтә һәм көчләре ташып тора) бирегә алдан хәстәрен күреп, аракы төяп, автомобильләрдә килгәннәр. Бер төн эчендә дистәләрчә кешеләр хезмәте юкка чыгарылган, ә халык акчасы җилгә очкан.
Ни кызганыч, бу хәл беренчесе һәм бердәнбер түгел. Бер быел гына да Ахтыр коесында ватылган боз скульптуралар һәм сынган фәрештә канатларын, Бутлеров, Некрасов урамнарында һәм 4 нче мәктәп тирәсендәге ватык декоратив коймаларны искә төшерергә була.
Полиция майоры Владимир Леушин бу сәбәптән үз аңлатмаларында түбәндәгеләргә җавап бирде: "Гаеплеләр эзләнә. Объект читтә һәм без аңа даими контроль алып бара алмыйбыз. Әмма ул элек тә полициянең һәм ДАИ нең патруль машиналары маршрутына кертелгән иде, ә бу вакыйгалардан соң аңа көчәйтелгән игътибар биреләчәк".
Газетабызга бистә мэры Александр Харитонов хәбәр иткәнчә, зыянны әле тулысынча бәяләп бетерәсе бар, ләкин хәзер үк инде аның ничә йөз мең сум икәнен әйтергә мөмкин. Чөнки бер кәнәфинең бәясе генә дә 1400 сум тора. Ә оешмалар ясаган корылмаларны җимерүне бәяләп бетерүе кыен, аларның күбесен яңадан ясарга туры киләчәк. Бу хәл кабатланмасын өчен чаралар күрәчәкбез: чаралардан соң яңа кәнәфиләрне сүтеп алачакбыз, ә мәйданның үзенә килү-китү юллары ябылачак. Кичләрен үзем килеп, объектның торышын тикшерәчәкмен. Гаеплеләр табылып, җәзасыз калмаслар, дип ышанабыз. Гаепле җимерүчеләрне табарга булышучы мәгълүмат өчен җирлек башлыгы акча түләргә вәгъдә бирә.

Мәгълүматны 2-59-65 яки 02 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев