Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

“Яман” урыннар буйлап...

Бистәбездә еллар буе гына түгел, ә дистә еллар буена хәл ителми торган иң актуаль проблемаларның берсе мәчеттән, "Әтәчкәй" балалар бакчасыннан, үзәк район хастаханәсеннән, бистәнең беренче мәктәбеннән ерак түгел урнашкан, шулай ук Казаков урамындагы иске зират тирәсендәге җәяүле сукмагының буеннан-буена урнашкан күпер астындагы "популяр" урынга кагыла.

Барлык бу хикмәтле иске конструкцияләрне (хәзер сүз күперләрнең үзләре турында бара), күптән түгел төзелгән Ленин урамына алып бара торган күперне, шулай ук алар астындагы кайчандыр зур булмаган елга агып торган чокырларны исәпләмәгәндә, куаклыклар, агачлар күмеп киткән. Биредә һәр җәйдә биек булып үлән үсә, ул җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. Бу урыннардан йөрергә куркыта, бигрәк тә төнлә. Шул ук вакытта алар астындагы тирән-тирән чокырлар һәм сөзәк урыннар көнкүреш калдыкларын ташлау урынына әйләнгән: ни кызганыч, алар арасында урамнарны теләсә нинди чүп-чар белән чүпләүче кешеләр дә бар әле.

Район җитәкчелегенең ярдәменнән башка гына бу проблеманы чишеп булмастыр, мөгаен, чөнки күрсәтелгән территорияләр чүплекләр булып хезмәт итмәсен өчен аларны тулысынча чистартырга һәм аларга контроль урнаштырырга кирәк. Ул чагында кешеләр санкцияләнмәгән чүплекләр ясамас, чисталык һәм тәртип урнаштыра башларлар.

Тиздән беренче кар төшәр һәм күзгә күренеп торган күңелсез күренешне каплап китәр, ләкин бу булган проблеманы хәл итмәячәк, чөнки калдыклар, җәй буена үрмәләп үсүче үсемлекләр астына яшеренсәләр дә, яз җиткәч, яңадан өскә калкып чыгарлар.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бистәдә чүп-чар җитәрлек. Мәсәлән, шундый ук күренеш Куйбышев урамындагы чокырда, Ленин урамындагы 75нче өй янында да күзәтелә (чүп-чар контейнерлары күптән инде ишегалдына эчкәрәк, кешегә күренеп тормаган җиргә, ераккарак күчерелде, ләкин алар элек торган урын һаман да кәгазь, буш шешәләр, башка чүп-чар белән тулган).

Бу хәлләр район үзәгенең гомуми күренешен бозалар һәм, һичшиксез, кешенең культурасызлыгын күрсәтәләр, шуның белән бергә әйләнә-тирә мохиткә карашыбызны чагылдыралар. Күрсәтелгән территорияләрне чистарту эше көчле салкыннар җиткәнче башланып китәр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев