Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Батырлык эштә күренә

Якшәмбе көнне төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шулай туры килде, үзенең гомерен төзелешкә багышлаган якташыбыз Александр Карманников, бу көннәрдә бик актив төстә үзенең туган Биләр мәктәбенең идәннәрен ремонтлауда ярдәм итә. Александр Павлович әле моның белән генә чикләнергә уйламый икән.

1978 елда мәктәпне тәмамлаган Саша, яшь чагында Яр Чаллы шәһәренә китә, янәсе кеше арасына чыга. Ул "Камгэсэнергострой"ның генераль директоры урынбасары булып эшли, ә хәзер үзенең төзелеш фирмасы "АКАР"да җитәкче. Ул берничә гидроэлектростанция, Универсиада объектларын төзүдә катнаша, шул исәптән "Казань-Арена"ны да. Эшчәнлеге бик тыгыз булуга карамастан, Александр Карманников үзенең туган ягы Биләр турында да онытмый. Ул мәктәп директоры Любовь Стукалоның да үтенечен кире какмаган һәм тиз арада материалларын да, мәктәп идәнен ремонтларга кешеләрен дә биргән.

- Без инде мәктәпкә беренче тапкыр гына ярдәм итмибез. Чөнки мәктәп безгә белем биргән, биредә без тәүге адымнарыбызны ясадык. Шуңа да мәктәбемне авыр минутта һич кенә дә калдырасым килмәде. Без мәктәпне шефлыкка алдык, чөнки мин Алексеевск якташлыгында Биләрдән бердәнбер вәкил. Район башлыгы белән бергә киңәшеп, иң беренче чиратта беренче каттагы идәннәрне алмаштырырга булдык, чөнки алар авария хәлендә иде. Тиз арада идәннәрне сүтеп алмаштырдык. Барысы да югары дәрәҗәдә. Эшне хуҗабикә үзе кабул итте. Әле планда түбәне дә алмаштырырга бар. Бинага 100 ел, күптән түгел генә мәктәптә ремонт булган иде, аңа да мәктәпне тәмамлаучылар ярдәм итте. Минем уйлавымча, безнең мәктәптә укып чыккан укучылар илебез өчен яхшы кадрлар әзерли, көчле белемлеләр. Укыту да бик көчле. Шуңа да мин мәктәбемә булышмыйча булдыра алмыйм. Тик Александр Павлович бер мәктәпкә ярдәм итү белән генә чикләнергә җыенмый. Аның планнарында әле тагын төзелеш һәм терлекчелек тармагында эш урыннары булдыру.

- Күптән түгел район башлыгы белән Биләрдә төзелеш-монтаж идарәсе булдыру турында киңәшләштек, чөнки эшләргә теләүчеләр күп, ә мөмкинлек юк. Өстәвенә районда яңа проектлар күп, төзелешләр дә җитәрлек. Шуңа да төзелеш идарәсе бер дә комачауламаячак. Без биләрлеләрнең үзләренең туган якларын төзекләндерүдә катнашуларын телибез. Әле тагын бер юнәлешебез бар - үгезләр үстерү буенча ферма ачарга ниятлибез. Планнар күп, аларны тормышка гына ашырырга кирәк. Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.

Редакциягә якташыбыз белән бергә килгән түбә ябу буенча участок начальнигы Валерий Яковлев, үзенең җитәкчесе турында, Александр Павлович катлаулы участокларда эшли, ул үзе алдына куйган бурычларын һәрвакыт үти, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев