Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Болгар ташларының җылысы

1989 елдан башлап изге Болгар төбәгендә борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итүгә багышланган җыены булып уза. Бу вакыйганы мөселман халкы ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Изге җиргә барган һәркемнең максаты - гасырлар дәвамында Ислам динен кабул итүдә зур йогынты ясаган Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләрен искә алу, шушы җирләрдә үлеп калган...

1989 елдан башлап изге Болгар төбәгендә борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итүгә багышланган җыены булып уза. Бу вакыйганы мөселман халкы ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Изге җиргә барган һәркемнең максаты - гасырлар дәвамында Ислам динен кабул итүдә зур йогынты ясаган Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләрен искә алу, шушы җирләрдә үлеп калган сәхабәләр рухына дога кылу, борынгы бабаларыбыз укыган мәчетләр нигезендә намазлар уку, кече манара янына барып вәгазьләр тыңлау, Аллаһка якынаю. Табигатьнең иң гүзәл бер җиренә урнашкан изге Болгар быел тагын да зуррак үзгәрешләр кичергән: «Болгар» музей-тыюлыгында борынгы башкаланы тергезү максатында саллы комплекс сафка баскан.

Изге урыннарны зыярәт кылу бар кешегә дә рухи азык һәм үткән тарихыбызга кайтырга мөмкинлек бирә. Дөрестән дә, бу-безнең уртак тарихыбыз. Болгар дәүләтендә иң кадерле нәрсә-бабайлар мирас итеп калдырган исламча яшәү рәвеше. Изге төбәккә килүнең тагын бер максаты-мөселманнарны бергә туплау, төрле милләт кешеләренең бер-берсе белән аралашуы икәнен, җыеннарның нинди зур мәгънәгә ия булуын анда килгән күп санлы дин әһелләре, рәсми затлар һәм мәртәбәле кунаклар да раслый. Болгар-һәркайсыбыз өчен рухи чишмә. Әлеге төбәккә җыеннардан тыш сәфәр кылучылар саны да бихисап. Бүген шундыйларның берсе-бәйрәм шатлыгы, Болгар ташларының җылысы күңеленә уелып калган Юеш Көрнәле авылында яшәүче, гомере буена сыер савучы булып эшләгән Роза апа Әхмәева үз фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаша.
- Июнь азагында көннәр бик эссе торуга да карамастан, изге җиргә сәяхәт кылырга ниятләдек. Авылыбызның өлкән кешеләрен бергә җыйнап, авыл мулласы Рәшит хәзрәт катнашында автобуска төялеп, юлга чыгып киттек. Күңелле итеп сөйләшеп барганга, ерак чакрымнарны узганны сизмичә дә калганбыз. Саф һавалы, яшел үләннәр күкрәп утырган туфракка аяк бастык, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп гыйбадәтләр кылдык. Рәшит хәзрәт, шул җирләрдә вафат булган мөселманнарның рухына багышлап Коръән укыды. Күңелләребезнең ничек йомшарганын әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Кыска гына вакыт эчендә булган зур үзгәрешләрне күреп шаккаттык. Икмәк музеен күрдек, Ак мәчетне манзара кылдык. Эче-тышына ак мәрмәр түшәлгән Аллаһ йорты безне таң калдырды. Мәчет каршындагы намаз уку мәйданы, мәһабәт комплекс Мәдинә шәһәрендәге мәшһүр пәйгамбәребез мәчетен хәтерләтә, диделәр. Кешеләр төрле илләрдән килсәләр дә, бертуганнар кебек, күркәм мөгамәләдә булдылар. Әйтерсең лә, бер-беребезне күптән беләбез. Ничектер берара хәлем китеп, тыным кысылып торганда, Аллага ялварып, үзеннән ярдәм сорадым, күзләремне ачып җибәрсәм, таныш түгел бер ханым яныма килеп, кулымнан тотып алды. Елмаеп, әдәпле генә итеп хәлемне сорашты:"Апа, мин инде сезне күптән күзәтәм, хәлең хәл булса да, Раббыңа таянып, аннан гына ярдәм сорыйсың",-ди. Ханым үзе Сурия исемле, тумышы белән Казаннан, хәзер Америкада яши икән, бирегә гаиләләре белән килгәннәр. Бу ханымның гадилегенә, үзебезнең халыкка гына хас ачыклыгына, ярдәмчеллегенә исем китте. Татар кайда да татар булып кала икән ул. Болгар тыюлыгында җәлеп иткән тагын бер нәрсә-пыяла витринага куелган олуг Коръән иде. Аны күргәч, Аллаһының кодрәтенә тагын да инандым, бәндәләренә никадәр зиһен һәм осталык биргән бит. Анда барып кайтуыбыз могҗизага тиң булды. "Родина" күмәк хуҗалыгы рәисе Әхмәтов Илгизәр Мортаза улының игелекле, киң күңелле кеше икәнен белә идек. Бу юлы ул үз гамәле белән моны тагын бер кат раслады. Изге җиргә экскурсия оештыру өстенә, юлга чыгар алдыннан һәрберебезнең сәламәтлеге турында кайгыртып, секретарь Нурсинәгә дарулар, юлда эчәр өчен сок, тәмле сулар сатып алырга кушты. Үз куллары белән хәер таратып, догасын кылдырды. Җирле ресторанда безнең өчен урыннарга заказ биреп, тәмле ашлар, ризыклар белән сыйладылар. Изге догада булып, Илгизәр Мортаза улына игътибары, без, өлкәннәрне, хөрмәтләве өчен барлык баручылар исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, аңа саулык-сәламәтлек, катлаулы эшендә уңышлар телим, безне зурлаганы өчен Аллаһы Тәгалә аның үзен дә зурласын, рәхмәтеннән ташламасын! Хуш исле чәчәкләр үскән киң тугайлар буйлап йөргәннән соң шактый арысак та, хәлсезлекне сизмәдек, чөнки калебебез һәм рухыбыз чистаруына инандык. Иншалла, сәяхәтебез турында истәлекләр күңелләрдә озак вакытлар сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев