Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Кан кеше гомерен саклап кала...

4 июльдә районыбызда Донор көне булып узды. Кан алу өчен бистәбезгә Республика кан салу үзәгеннән күчмә бригада килде. Бу акциядә беренче тапкыр мин фәкыйрегез дә катнашты.

Мин килгән вакытка берничә дистә кеше кан биргән иде инде. Эскәмиядә утыручы кулын бәйләгән хатыннан (ул үзен Надежда дип таныштырды) аның бирегә нинди максат белән килүе турында сорашам.
- Мин канымны йөрәк кушуы буенча тапшырам, - ди ул. - Бәлки, минем ярдәмем ашыгыч төстә кемгәдер кирәк булып чыгар. Шуңа күрә канымны ел саен бирергә тырышам.
- Сез ничек уйлыйсыз: сезнең өчен бу файдалымы, зарарлымы?
- Белмим, минем хәлем беркайчан да начарайганы юк. Киресенчә, үземне күпкә яхшырак хис итәм, - дип кистереп әйтте әңгәмәдәшем.
Аның белән сөйләшкәннән соң үзәк район хастаханәсе стационарына юл алам. Теркәләм - Алексеевск пропискасы язылган паспортымны күрсәтәм һәм донор анкетасын тутырам. Анда кичергән барлык авыруларыңны һәм операцияләреңне күрсәтергә кирәк. Шуннан соң шәфкать туташы кан басымымны һәм температурамны үлчи.
- Кан басымыгыз тәртиптә, хәзер гемоглабиныгызны тик-шерергә кирәк.
Күчмә автомобиль баскычыннан күтәреләм, анда төрле яшьтәге, һөнәрдәге һәм социаль хәлдәге кешеләр җыелган. Аягыма бахилалар киеп, юлымны дәвам иттерәм. Бармагымнан кан тапшырам.
- Сезнең каныгыз икенче төркемме? - дип сорый медицина хезмәткәре каным тамган пыяла савытка карап.
- Әйе, - дим мин гаҗәпләнеп, - сез әллә канны төсенә карап билгелисезме?
- Юк, химик реакция ярдә-мендә, - дип елмая шәфкать туташы.
- Резус-факторны да шунда ук билгелисезме? - дип кызыксынам мин.
- Юк, ул лабораториядә билгеләнә, - дип җавап бирә кыз. - Ә хәзер чәй эчегез дә, донор кәнәфиенә утырыгыз.
Шикәрле чәй эчеп һәм үземнең чиратымны җиткезеп, кәнәфигә утырам. Шәфкать туташы энәсе белән тиз генә венамны табып ала, һәм каным сиздермичә генә ага башлый. Монда иң мөһиме, - дулкынланмау.
Менә бетте дә. 350 миллилитр пакетка һәм тагын анализ өчен берничә пробирка кан алынды. Кушеткадагы урынымны икенче донор ала, ә минем кулымны бәйлиләр. Җиңелчә генә хәлсезлек сизәм, ләкин хуштан язып егылмыйм. Шуннан соң үземә тиешле 300 сумны һәм 1 көн ялга белешмә алам. Ләкин иң мөһиме бу түгел, ә канымның авыру кешегә ярдәм итәргә мөмкин булуында.
Сорауларыма җавап табу өчен әлеге күчмә бригада җитәкчесе Азат Хаҗиев белән сөйләшәм.
- Азат Гайнелхамматович, кан нинди максатта алына һәм сезгә кешеләр күп киләме?
- Көн саен, минут саен бөтен дөньяда күп кан югалткан кешеләргә: онкологик авыру белән авыручыларга, янган, юл-транспорт һәлакәтенә тарыганнарга, бала табучыларга кеше каны кирәк була. Мондый авырулар өчен бердәнбер ышаныч, өмет - кан салу. Статистика буенча кан салуга һәр өченче кеше мохтаҗ. "Кызыл алтын"ны тулысынча алмаштырып булмый әле.
Кешеләр канны күп сәбәпләр аркасында бирә. Кемдер моны намусы кушканга эшли, кемдер өчен бу организмын "кузгатып", кан йөрешен җайга салу ысулы, кемгәдер йөрәк-кан тамырлары, иммун авырулар профилактикасы. Безгә килүчеләр саны төрле районда төрлечә, бүген бирегә 60тан артыграк кеше килер, дип уйлыйбыз.
- Кан тапшырыр алдыннан кешеләр үзләрен ничек тотарга тиешләр?
- Әлеге процедура алдыннан кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, чөнки ашау-эчү һәм яшәү рәвеше кан составына йогынты ясый. Мәсәлән, алдагы көнне һәм кан тапшырыр алдыннан майлы, тозлы, кыздырылган, әче һәм ысланган ризыкларны куллану киңәш ителми. Шулай ук сөт продуктлары һәм май белән йомырка да тыела. Кан бирер алдыннан аз дигәндә 48 сәгать буена алкоголь кулланмаска кирәк, ә тәмәкене кичтән үк тарту тыела. Әгәр анальгетиклар һәм аспирин кулланылган икән, кан фәкать 3 тәүлектән соң гына алынырга тиеш. Иртән ботка яисә булка белән чәй эчәргә киңәш ителә. Табигый ки, үзеңне начар хис иткәндә һәм баш авыртып, әйләнеп торганда кан бирергә кирәкми. Кан тапшырганнан соң бераз ял итү, чәй эчеп алу һәм ул көнне физик эшкә тотынмау хәерле. Ә менә автомобиль йөртүгә чикләүләр юк.
- Нинди төркем канга кытлык зур?
- Барлык төркем кан да җитәрлек дәрәҗәдә. Әмма ул уңай һәм тискәре резус-факторларга бүленә. Тискәре резус-факторлы кан җитешми, чөнки аңа халыкның 15%ы гына ия. Өстәвенә мондый кан барлык кешеләргә дә туры килә, шуңа да аңа сорау зур. Ә менә уңай резуслы кан фәкать уңай резуслы канга гына ярый.
Республика кан салу үзәге бригадасы җитәкчесе белән әңгәмәдән соң канымның кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итә алуы хакындагы шатлыклы хис белән эшемә юнәләм.

Сүз уңаеннан

Әгәр кеше канын елына бер тапкыр тапшырса, аңа 300 сум түлиләр. Канны кабат тапшырганда, дозага карап, уңай резуслы кешеләргә - 600 сумнан, тискәреләргә 700 сумнан күбрәк түләнә.

Безнең районда:
18 - Россиянең мактаулы доноры;
4 - СССРның мактаулы доноры;
120 - резервтагы донорлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев