Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Сабыйларга сөенеч бүләк иттеләр

23 декабрьдә "Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен сөенечле вакыйга булды - алар янына кунакка Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды вәкилләре килде. Алар кечкенә кызларга һәм малайларга Яңа ел күчтәнәчләре алып килгән икән - балаларның һәрберсенә тәм-том салынган, 2012 ел символы булган сөйкемле аҗдаһа итеп тегелгән букчалар бүләк итте ул. Күрсәгез...

23 декабрьдә "Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен сөенечле вакыйга булды - алар янына кунакка Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды вәкилләре килде.

Алар кечкенә кызларга һәм малайларга Яңа ел күчтәнәчләре алып килгән икән - балаларның һәрберсенә тәм-том салынган, 2012 ел символы булган сөйкемле аҗдаһа итеп тегелгән букчалар бүләк итте ул. Күрсәгез иде сабыйларның ничек сөенгәнен! Матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән Кар кызы, тәмле күчтәнәчләр! Балалар тизрәк букчада ниләр барын тикшерергә керештеләр - шоколад-кәнфитләрдән авыз иттеләр, печенье-прәннекләрне ашап карадылар. Нәниләрнең эчкерсез сөенече олыларга да күчте, балалар белән бергә алар да шатланды.
Әйтергә кирәк, Хәйруллин фонды "Каенкай" приютына һәрвакыт ярдәм итеп тора. Көз айларында гына да приютта яшәп торучы балаларга җылы куртка-башлыклар, бияләйләр, аяк киемнәре һәм башка уңайлы киемнәр алып биргән фонд. Инде менә Яңа ел бәйрәме белән дә сабыйларны беренчеләрдән булып фонд вәкилләре котлады. Тормышларында шатлык күп булмаган кечкенәләргә чын бәйрәм бүләк иткәннәре өчен "Каенкай" приюты хезмәткәрләре аларга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев