Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Талантлар хәзинәсе

Кышның соңгы ае азагы. VII яшь талантлар район фестивалендә катнашучылар белән шыгрым тулы район мәдәният йорты залы. Район җитәкчеләре һәм алексеевскилылар тарафыннан хөрмәтләнеп, бүләкләр алыр өчен сәхнәгә күтәреләсе дистәләрчә һәм йөзләрчә кызлар-малайлар... Өч йөз илле яшь кеше 2012 елда уку, иҗат, спорт һәм башка юнәлешләрдә районны танытты. Залдагы педагоглар һәм...

Кышның соңгы ае азагы. VII яшь талантлар район фестивалендә катнашучылар белән шыгрым тулы район мәдәният йорты залы. Район җитәкчеләре һәм алексеевскилылар тарафыннан хөрмәтләнеп, бүләкләр алыр өчен сәхнәгә күтәреләсе дистәләрчә һәм йөзләрчә кызлар-малайлар...

Өч йөз илле яшь кеше 2012 елда уку, иҗат, спорт һәм башка юнәлешләрдә районны танытты. Залдагы педагоглар һәм әти-әниләре балалар өчен горурланып утырдылар. Ә укучылар исә районның бүгенге идарәче коллективлары вәкилләре кулыннан тыйнак кына бүләкләр алдылар, котлаулар кабул иттеләр, залга оялчан гына елмайдылар. Араларында шактый гына фестиваль лауреатлары булган артистлар да үз тамашачысына бик яхшы кәеф бүләк итәргә тырыштылар- бу шулай булды да, залдагылар аеруча да тәэсирләнеп утырды.
Фән олимпиадаларында, республика конкурсларында, фестивальләрендә һәм дөньякүләм спорт ярышларыннан алып республика, спортның хәрби- кулланма төренә кадәр бәйгеләрдә катнашып җиңүчеләр-безнең район хәзинәсе, ягъни, иртәгесе көнне тормышны әйдәп барасы һәм күркәм эшләр башкарасы кешеләр.
Район җитәкчелеге барлык балаларны да акчалата бүләкләү мөмкинлеген тапты. Безнең талантларга 250 мең сумга якын акча тапшырылды. Бу көнне әле тагын 2012 елда оешмалар һәм предприятиеләр арасында IV Спартакиада җиңүчеләре дә билгеләп үтелде. Анда "Алексеевскдорстрой" ААҖ спортчылары чемпионнар булдылар, "Алексеевск керамикасы" ААҖ вәкилләре- икенчеләр, ә өченче урынны аграр колледж яулады.
Кыр Шунталысы, Биләр һәм Лебедино мәктәпләре дә аерылып торды.
Фестивальне оештыручылар химаячеләр "Алексеевскдорстрой, Алексеевск керамикасы" ААҖлары, "Эдем", "Инженерлык челтәрләре", райпоидарәсе, "РАФ" ЧҖҖлары, "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯҖҖ, "Алексеевскводоканал" , "Агрохимсервис" ААҖ, "Элита"ЧҖҖ, "Алексеевск РГВО" И. Сөниевның күмәк-фермерлык хуҗалыгына рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев