Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре төзекләндерүдә катнаштылар

Язгы-җәйге чорда Биләр урманчылыгы хезмәткәрләре зур эш башкардылар.

Урман хезмәткәрләре яшь үсентеләр утырту, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшү, һәртөрле бозулардан саклау белән бер үк вакытта табигать кочагына чыгучы кешеләр өчен ял итү урыннарын актив төстә төзекләндерәләр. "Биләр-Алексеевск", "Биләр-Чистай" һәм "Биләр-Нурлат" автомобиль юллары тирәсендә 20 беседка һәм аншлаг ремонтланды. Ә җәйге Универсиада алдыннан урман участокларын төзекләндерү максатында Войкино, Зур Полянка, Югары Тат. Майна, Мораса авыллары һәм Биләр чишмәсе янындагы автомобиль юллары буйлап 5 беседка төзелде. Моннан тыш, атна саен җәйнең һәр ае дәвамында ял итү урыннары урманга килүчеләр калдырып киткән чүп-чардан чистартылды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары да теркәлде. Мәсәлән, быел җәй административ хокук бозулар буенча 13 беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев