Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Верага ышаныч бүләк итегез

Искиткеч педагог, әни, дәү әни һәм хатын - Крайнова Вера Николаевна тормышында бәла. Онкология диагнозы матди һәм рухи ярдәм сорарга мәҗбүр итә. Әлеге зирәк, игелекле ханымның сабыйларның күңеленә һәм йөрәгенә күпме өлеш керткәнен бәяләп бетергесез. Ул йөзләгән алексеевскилыны тормыш юлына чыгарды. Тик авыру ул кешеләрнең хезмәтен сайлап тормый, теләсә кайсы...

Любовь Мишукова:

- Вера Николаевна искиткеч педагог кына түгел, ул бик әйбәт хатын, әни һәм дәү әни. Ул бик көчле рухлы ханым. Вера Николаевна безнең балаларны укытып кына калмады ул аларның юлында һәр адымнарында ярдәм итте. Хәзер менә без аңа кылган игелекләре өчен ярдәм итәргә тиешбез.

Кызганычка каршы балаларыбызга башлангыч мәктәпне аның канаты астында узарга мөмкин булмады, тик балаларыбыз аны яратырга өлгерде һәм тизрәк аның терелеп чыгуын көтә.

Лилия Балякина:

- Вера Николаевна - минем беренче укытучым. Ул безнең икенче әниебез кебек иде. Мин һәрчак балаларым аның сыйныфына туры килсә ярар иде дип уйлый иде, мәктәпкә килгәч, балам укырга аның сыйныфына туры килүенә бик сөендем. Узган елның сентябрендә хыялыбыз тормышка ашты, кызыбыз зур педагогик стажы булган, зур хәрефтән укытучының сыйныфына укырга килде.

Бүген район үзәгенең 1 нче мәктәбендә сәгать 1дә хәйрия концерты булачак, анда Вера Николаевнаның чыгарылыш укучылары, ата-аналар, дуслары җыелачак. Әлеге очрашуда хәйрия концерты узачак, анда дәвалану өчен үзегезнең көчегездән килгән кадәр ярдәм итә алачаксыз.

Һәрберегезнең ярдәме бик мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев