Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Юбиляр хөрмәтенә чәй мәҗлесе

Күптән түгел генә Зур Полянка картлар йортында яшәүче Татьяна Маркелова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Редакциягә әлеге интернатның өлкән шәфкать туташы Динә Вәлиуллина сөйләгәнчә, Татьяна Ильинична гомере буе Бутлеров исемендәге совхозда төрле эшләрдә эшләгән, хезмәт яратуы һәм тыныч холкы белән авылдашларының хөрмәтен яулаган. Әмма, ни кызганыч, Кр. Баран авылында яшәгән бу ханыма Ана булу бәхетен озак тату насыйп булмый, 3 баласы да нарасый чакларында ук үлеп киткәннәр, ире дә ялгызын калдырып, якты дөньядан китеп бара. Әмма барлык кыенлыкларга да карамастан, ханым бервакытта да төшенкелеккә бирелми, өлешенә тигәненә риза булып яши бирә.

Инде менә 9 ел буена Татьяна Маркелова инвалидлар һәм картлар интернат-йортында яши. Яше үзенекен итә, аңа инде йөрү шактый кыенлашкан, шулай булса да, ул сызлануларга бирешмәскә тырыша. Күпне күргән сабыр апаны юбилее белән котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен район ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, шулай ук Түбән Камадан аның туганының кызы килгән. Ә интернат коллективы бу уңайдан чәй мәҗлесе әзерләгән. Туган апасына шулкадәр игътибар һәм хөрмәтне күреп, сеңелесенең күңеле тулган, ул шатлык яшьләрен дә тыеп кала алмаган хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев