Биләр авылыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына ия булды. Республикадан юлланган сигез гаризадан икесе генә отты, шуларның берсе безнең районыбызныкы.
Акчалар «Биләр тәвә кошлары» эко-фермасын киңәйтүгә юнәлдереләчәк.
«Быел без «Эко-ферма белән “Биләр” ял базасы» проекты белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл туризмы проектларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнаштык. Аны лаеклы уздык һәм 8 млн. сумлык “Агротуризм” грантын оттык. Грант акчасына туристлар өчен ел әйләнәсендә яшәп булачак өч модульле йорт төзеләчәк, ял зоналары төзекләндереләчәк, коммуникацияләр һәм яктырту үткәреләчәк. Шулай ук спорт инвентаре прокаты да оештырылачак», - ди Наталья Зиннәтуллина. Зиннәтуллиннар шулай ук 4 бүлмәле кунак йортын ачтылар.
«Биләр һәм, аерым алганда, әлеге эко-ферма бөтен Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән туристлар арасында популяр юнәлеш булып тора. Быел фермага 7 меңгә якын кеше килгән. Ә узган ел бу сан 2,5 мең кеше тәшкил иткән, бу әлеге урын белән кызыксынуның артуы турында сөйли, һәм безнең эшлисе эшләребез бар», - ди туризм буенча белгеч Людмила Клюшкина.
Нет комментариев