Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Дуслар! Интернет челтәрендә без “Әйдәгез сөйләшик” дип аталган яңа проект башлап җибәрдек

Әйдәгез сөйләшик!

Дуслар! Интернет челтәрендә без “Әйдәгез сөйләшик” дип аталган яңа проект башлап җибәрдек, аның кысаларында тамашачылар хөкеменә алексеевскилылар белән әңгәмә циклы тәкъдим ителәчәк.

 

Безнең кунаклар булып тормышлары Алексеевск районы белән тыгыз бәйләнгән кешеләр булачак. Без анда сөйләшәчәкбез, көлешәчәкбез, бәхәсләшәчәкбез, гаҗәпләнәчәкбез һәм дискуссия алып барачакбыз. Бу проект телефонга төшерелде. Нәкъ менә гади техник җайланмаларны куллану программаның төп асылы булды. «Импульс» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Анна Дубицкая студиябезнең беренче кунагы булды. Аня белән без яшьләр сәясәте темасына сөйләштек, аннан яшүсмерләр һәм эшләүче яшьләр турында сораштык. Безне @zaria_alekseevskoe_rt, шулай ук alekseyevsk.ru сайтында һәм безнең “Алексеевская газета Заря” ютуб каналында да карый аласыз. Теләге булган барлык кеше дә программаның герое булырга мөмкин! Безгә үзегез турында zariaalex@yandex.ru почтасына яки социаль челтәрләрнең директына языгыз. Килегез, сөйләшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев