Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Президент игътибары

Рөстәм Миңнеханов “Ленинград блокадасын кичергән” билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар арасында Лебедино авылында гомер итүче Хомякова Галина Владимировна да бар иде (фотода). 

Очрашу Ленинград блокадасының өзелүенә 80 ел һәм Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 79 ел тулуга багышланган иде. 

“Бу Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале һәм героик битләрнең берсе. Солдатларның тиңсез батырлыгы. Ленинградлыларның предприятиеләрдә һәм заводларда фидакарь хезмәте, герой шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы 1943 елның кышында дошман блокадасын өзәргә мөмкинлек бирде”, – дип билгеләп үтте ул.

Җиңүнең бәясе югары иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Миллионнан артык Ленинград хатын-кызлары, картлар һәм балалар блокадалы ачлык һәм салкын корбаннары булды.

Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә һәм актив иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткәне өчен Президент «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән “Блокадалы Ленинградны кичерүче” билгесе белән   алты Бөек Ватан сугышы ветеранын бүләкләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев