Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Район башлыгы Сергей Демидов үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итәргә әзер булуын бел-дерде

Муниципалитет башлыгы узган утырышта да якташыбыз, Биләр авылында яшәүче, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Алла Лаврентьеваның гозерләрен тыңлап, яшь эшкуарга ярдәм итүдән баш тартмады.

Ханым чәчтараш һөнәре белән шөгыльләнергә тели. Үз эшен башлап, шәхси эшмәкәр итеп рәсмиләштергән. - Әмма, канәгатьләнерлек хезмәт хакы һәм клиентлар базасы булмаган килеш, салымнар һәм взнослар түләү авыр булуын аңладым, ди.

- Үзмәшгульләр программасы турында белгәч, мин алар арасына кушылдым. Ташламалы салым режимы, түләү уңайлылыгы - ул эшмәкәрләр өчен зур булмаган әйләнештәге уңайлыклар. Эш шунда ук башланды. Мин салонга тагын бер хезмәткәр алдым һәм аны да үзмәшгуль дип теркәдем. Хәзер без бергә эшлибез, чәчтараш хезмәте спектрын киңәйтәбез. Тик безнең авыл җирлеге территориясендә щит яки баннер рәвешендә реклама ясау зарурлыгы бар.

- Реклама щиты урнаштырылачак, - диде Сергей Анатольевич, - шулай ук без үзмәшгуль гражданнарның башка үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен дә тыңларга әзер.

Район дәрәҗәсендә кечкенә генә булса да ярдәм күрсәтелгәч, үз бизнесыңны алып бару бәхәссез, җиңеләя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X