Заря
  • Рус Тат
  • Районыбызның тагын өч авыл җирлеге тракторлы булды

    Район башлыгы Сергей Демидов Зур Тигәнәле, Татар Майнасы авыл җирлекләре, шулай ук Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчеләренә авыл территорияләрен өзлексез төзекләндерү өчен тулы комплектлы тагылмалы җиһазлары булган «Беларус» тракторларыннан ачкычлар тапшырды.

    Шул ук көнне Сергей Демидов мәгариф бүлеге җитәкчесе Вячеслав Рыдаевка һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Евгений Салюковка яңа микроавтобуслар ачкычларын тапшырды. Автотранспорт җирле бюджет акчасына муниципалитет башлыгы инициативасы белән сатып алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: