Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Яңа ел афишасы – 2018-2019

Газетабызның узган санында укучыларыбызга Яңа ел афишасын тәкъдим иткән идек.

Сезне тагын бер кат өстәмәләр белән дә таныштырып үтәсебез килә.

27 декабрьдә Алексеевск районының үзәк чыршысын ачу булачак. Бу көнне бәйрәм кунакларын атларда һәм «бураннарда» йөрү, Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парады, Яңа ел костюмнары конкурсы, концерт программасы көтә, сәгать 4 тә исә фейерверк булачак. 27 декабрьдә биналарны иң матур бизәү конкурсына йомгак ясалачак. Ботка, коймак һәм чәй белән сыйлану оештырылачак.

Шулай ук 31 декабрьдә узачак бал-маскарадлар да балалар сәнгать мәктәбендә уза торган (гаиләлеләр өчен) һәм «Красный Восток» авыл мәдәният йорты (яшьләр өчен) район үзәгенең Чиркәү мәйданында дәвам итәчәк. Ачык һавадагы бәйрәм – 1 гыйнварда төнге сәгать 1 нче яртыда башлана. Бәйрәм табынында якыннарыгызны тәбрикләүгә үзәк чыршы янына ашыгыгыз! Анда кунакларны концерт программасы белән мәдәният хезмәткәрләре каршы алачак. Төнге сәгать 1 дә бәйрәм салюты яңгыраячак! Күңел ачулар иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк.

Алексеевск, әйдә бәйрәмгә!

 

Халык күңел ачулары афишасы:

Быел Яңа елны каршы алу бал-маскарад белән генә тәмамланмаячак, ә Чиркәү мәйданында 2019 елда дәвам итәчәк!

Нәрсә? Үзәк чыршыны ачу

Кайда? Чиркәү мәйданында

Кайчан? 27 декабрьдә – 14.30 да

 

Нәрсә? Биләрдә үзәк чыршыны ачу

Кайда? Биләрдә

Кайчан? 27 декабрәдә – 14.00 да

 

Нәрсә? «Яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Яңа ел бәйрәме»

Кайда? ДОСААФ янындагы мәйданчыкта

Кайчан? 28 декабрьдә – 10.00 да

 

Нәрсә? «Нәниләр өчен Яңа ел»

Кайда? «Бал корты» балалар бакчасы янында

Кайчан? 29 декабрьдә – 10.00 да

 

 

Нәрсә? Бал-маскарад

Кайда? Балалар сәнгать мәктәбе, «Красный

Восток» мәдәният йорты

Кайчан? 31 декабрьдә сәгать 21.00 дан 23.00 га кадәр

 

Нәрсә? Яңа ел тамашасы

Кайда? Алексеевск Чиркәү мәйданы

Кайчан? 1 гыйнвар – 1.00 дән 3.00 кә кадәр

 

 

Балалар өчен Яңа ел күңел ачулары афишасы:

Нәрсә? Кыш бабай һәм Кар кызы белән спорт

ярышлары

Кайда? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан? 2 гыйнвар - сәгать 11.00 дән 13.00 гә кадәр

 

Нәрсә? Балалар өчен Яңа ел тамашасы

Кайда? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан? 3 гыйнвар - 11.00 дән 13.00 гә кадәр

 

Нәрсә? «Чыршы тирәли әйлән-бәйлән»

Яңа ел тамашалары

Кайда? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан? 4 гыйнвар – 11.00 дән 13.00 гә кадәр

 

Нәрсә? Кыш бабай һәм Кар кызы белән спорт

ярышлары

Кайда? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан ? 5 гыйнвар – 11.00 дән 13.00 гә кадәр

 

Нәрсә? Нәниләр өчен Яңа ел тамашасы

Кайда? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан? 6 гыйнвар, 11.00 дән13.00 гә кадәр

 

Нәрсә? «Раштуа» бәйрәме

Кайда ? Алексеевск штб., Чиркәү мәйданы

Кайчан? 7 гыйнвар 13.00 дән 16.00 га кадәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев