Заря
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән! Хөрмәтле эшмәкәрләр!

    Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

    Бу бәйрәм әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, эшмәкәрлек күп гасырлардан бирле яшәп килә. Бүген эшмәкәрләр – икътисадның төрле өлкәләрендә эшләүче халыкның тулы бер катламы, җәмгыятьнең алдынгы сыйныфы алар. Кече һәм урта бизнес вәкилләре эш урыннары булдыруга, бюджетны тулыландыруга һәм районны тагын да үстерүгә ярдәм итәләр.

    Россия Эшмәкәрләре көнендә хәйриячелек белән шөгыльләнүче, социаль-мәдәни объектлары булдыруга булышучы кешеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

    Хөрмәтле эшмәкәрләр, сезгә нык сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышануыгызны, инициативалы, булдыклы булуыгызны, нәтиҗәле эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруыгызны һәм идеяләрегезне уңышлы гамәлгә ашыруыгызны, табыш алуыгызны һәм эшегездә гармоник мөнәсәбәтләргә ирешүегезне, нык һәм ышанычлы абруй казануыгызны, үзегезгә – канәгатьләнү, ә җәмгыятькә файда китерә торган бизнесыгызның чәчәк атуын телим.

     

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: