Заря
  • Рус Тат
  • Бушка юридик ярдәм

    2014 елның 27 июнендә "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән чираттагы Россия халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында хакимият бинасында (Совет мәйданы, 1нче йорт) Алексеевск районы нотариусы, адвокаты һәм прокуроры кабул итәчәк.

    Нотариус килүчеләрне иртәнге 8дән кабул итә башлаячак, ул 11гә кадәр дәвам итәчәк, аннары адвокатлар үз эшләренә керешәчәкләр, аларга 11дән көндезге 2гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак, район кешеләре прокурорга үз сорауларын 2дән 4кә кадәр бирә алачаклар. Кабул итү "Бердәм Россия" париясе инициативасы белән оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: