Заря
  • Рус Тат
  • Чит ил кешесен эшкә ничек ялларга?

    Яз җитүгә төзү эшләре сезоны башлана. Шуның белән районның күп кенә оешмалары, шул исәптән гади гражданнары еш кына бу чорга Россиягә вакытлыча эшкә урнашу нияте белән килгән чит ил гражданнарын яллыйлар. Эш бирүче закон бозучы булып күренмәсен өчен берничә кагыйдәне белү шарт. Алар турында без ТР буенча Россия Федераль-миграция хезмәте...

    - Светлана Валерьевна, чит ил кешесен эшкә яллаганда юридик затларга куела торган таләпләр турында сөйләп китсәгез иде.
    -Иң төп кагыйдә - эшкә бары тик моңа рөхсәт бирүче документларының берсе генә булса да булган гражданнарны гына алу. Беренчесе - Татарстанда эшләргә рөхсәт (үзенә күрә анкета мәгълүматлары һәм кешенең фоторәсеме күрсәтелгән пластик карта). Икенчесе - Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт, моны чит ил гражданының милли паспорты битендәге "РФда яшәргә рөхсәт ителә" дигән штамп раслый. Һәм өченчесе - яшәү урынында теркәлүгә рөхсәт кәгазе ("яшәү урынында теркәлүгә рөхсәт кәгазе" дип язылган зәңгәр яки яшел төстәге паспорт кенәгәсе рәвешендәге документ).
    Эшкә алуга рөхсәт булганда эш бирүче чит ил гражданы белән хезмәт яки гражданлык-хокукый килешүе төзергә бурычлы. Шуннан соң кабул итүче як Федераль-миграция хезмәтенең территориаль органына бу кеше белән килешү турында хәбәр итәргә һәм аның гамәлдәге срогын күрсәтергә тиеш. Килешүләрне төгәлләгәннән соң эш бирүче бу хакта Федераль-миграция хезмәтенең җирле бүлекчәсенә хәбәр итәргә бурычлы.
    Ләкин күрсәтелгән кагыйдәләр хезмәт эшчәнлеген виза алуны таләп итмичә тормышка ашыру өчен килгән кешеләргә генә кагыла. Бу - элеккеге СССР (Балтыйк буе, Грузия һәм Төрекмәнстаннан кала) дәүләтләре гражданнары. Ерак чит ил, Грузия, Төрекмәнстан, Латвия, Литва һәм Эстония кешеләрен эшкә алу өчен баштан эш бирүченең үзенә эшче көчне җәлеп итүгә һәм файдалануга рөхсәт алырга кирәк. Бу катлаулы һәм кыйммәт торучы вариант.
    - Әлеге законны бозучы оешмалар һәм предприятиеләр өчен нинди җәза каралган?
    -Чит ил гражданын хезмәт эшчәнлегенә тарту аны эшкә алуга рөхсәт кәгазе булмаганда административ штраф бирүне күздә тота: гражданнарга - 2500 сумнан алып 5000 сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләргә - 25 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - һәр чит ил кешесе өчен 250 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр. Чит гражданнарны эшкә алу турында Россия Федераль-миграция хезмәте идарәсенең территориаль органына хәбәр итмәү кабул итүче якка кыйммәткә төшәчәк. Гражданнар өчен штрафның күләме - 2000 сумнан алып 5000 сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләр өчен -35 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр. Өстәвенә юридик зат булдырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кешеләр юридик затлар кебек үк административ җаваплылыкка тартылалар.
    - Читтән кешеләр ялларга җөрьәт иткән шәхси кешеләргә законны бозмас өчен нишләргә?
    -Эшмәкәрлек белән бәй-ләнмәгән шәхси ихтыяҗлары өчен якын чит ил мигрантлары хезмәтләреннән файдаланырга теләге булган район кешеләренә шуны белергә кирәк: андый шабашникларны яллау аларның патентлары яки алдарак әйтеп кителгән документлары булган очракта гына рөхсәт ителә. Патентның гамәлдәге срогы, әгәр квитанция вакытында түләнгән булса, - бер ел.
    - Чит илдән рөхсәт итүче докуменлары булмаган эшчеләрне җәлеп иткән өчен шәхси кешеләргә дә һәр ялланган чит ил хезмәтчәне өчен 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр акчаларын чыгарып салырга туры киләчәк.
    Шуңа күрә башка илләрдән килгән кешеләрне эшкә алганчы аларның андый хокуклары бармы икәнлеген тикшерергә кирәк. Сораулар килеп туган очракта безнең хезмәт хезмәткәрләреннән килеп яки 2-31-46 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.
    Әңгәмәдәш - Гөлнара КӘРИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: