Заря
  • Рус Тат
  • Машина йөртүче, ашыкма!

    1 сентябрьдә Федераль закон үз көченә керде, шуның нигезендә административ хокук бозулар турындагы Кодекска һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законның 28 маддәсенә дә шактый үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар белән бәйләнгән аеруча мөһим нәрсәләр турында әңгәмәбез Алексеевск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров белән. - Илфат Әсхәтович, әйтегез әле, юл хәрә-әте кагыйдәләрен...

    1 сентябрьдә Федераль закон үз көченә керде, шуның нигезендә административ хокук бозулар турындагы Кодекска һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законның 28 маддәсенә дә шактый үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар белән бәйләнгән аеруча мөһим нәрсәләр турында әңгәмәбез Алексеевск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров белән.

    - Илфат Әсхәтович, әйтегез әле, юл хәрә-әте кагыйдәләрен бозучыларга карата сентябрьдән нинди минималь штраф суммасы кертелде?

    - Әгәр элек вак бозулар, мәсәлән, борылыш лампочкасы, фараларның якын уты кабызылмаган булса яки брызговиклар һәм "фартук"лар булмаганда машина йөртүчегә 100 сум штраф салынса, хәзер исә минималь штраф күләме 500 сум тәшкил итә.

    -Машина йөртүчеләргә аерым игътибарны нинди мизгелләргә юнәлтергә кирәк?

    - Һәр яңалык мөһим, чөнки юл хәрәкәте кагый-дәләрен теләсә нинди бозу юлларда аварияләр китереп чыгарырга һәм кеше гомеренең өзелүенә китерергә мөмкин. Шулай да басымны кешеләрне ташу кагыйдәләренә ясыйсым килә: алар куркыныч хәлләргә дучар булмасыннар иде. Шулай итеп, әгәр элек таләпләрне бозган өчен штраф 500 сум тәшкил итсә, хәзер ул 3 мең сумга кадәр артты. Тагын бер нәрсә: транспорт чарасына куркынычсызлык каешын каптырмыйча идарә иткән, пассажирларны тотып тору җайланмаларыннан башка ташучы машина йөртүчеләргә 1000 сум штраф салына, 1 сентябрьгә кадәр ул ике тапкыр азрак иде.

    - Машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырырга җөрьәт иткән машина йөртүчегә нинди җәза билгеләнәчәк?

    - Бу очракта машина йөртүче 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр штраф алачак. Үзгәрешләр керткәнче ул 2500 сум белән исәпләнә иде.

    -Машина йөртү-челәрнең автомо-бильләргә исерек килеш идарә итү очраклары билгеле. Аларга карата җәза бирү чаралары көчәйтелдеме?

    - Бик нык көчәйтелде. Әгәр машина йөртүче исерек булса яисә медицина тикшерүе үтүдән баш тартса, ул 3000 сум штраф түләргә мәҗбүр булачак. Өстәвенә ул 1,5 елдан алып 2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әлеге кагыйдәне кабат бозганда штраф санкциясе 50000 сумга кадәр арта, машина йөртүче шуның белән автога 3 елга кадәр идарә итә алмаячак. Әлеге срок чыкканнан соң машина йөртү таныклыгы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны тулысынча яңадан тапшырганнан соң гына кайтарып бирелә.

    - Әйтегез әле, бу ни өчен шулай эшләнә?

    - Барыннан да элек шуның өчен: юл-транспорт һәлакәтләре күбәйде һәм аларның авырлыгы да артты. Моннан тыш, азагы үлем белән тәмамланучы юл-транспорт фаҗигаләре саны артты. Быел кабул ителгән күп кенә законнар юлларда тәртипне шактый яхшыртырга, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы-ларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булышыр, дип өметләнәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: