Заря
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз!

    Бер көнне күрше районда яшәүче дустым шалтырата, бездә чегәннәр ялган чәшке тун сатып йөрделәр, казларга, иткә дә алмаштыралар, ди. Күпме генә кисәтеп, язып торсалар да, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора.

    Татарстан буенча оператив мәгълүматлар да раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә.

    Алдарлардан зыян күрүчеләрне тыңлап торасың да, аларның беркатлылыгына, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә шулкадәр тиз ышануларына аптырыйсың. Бигрәк тә өлкәннәргә кагыла бу. Мөгаен, кеше кешегә дус, туган һәм иптәш дип тәрбияләнгән һәм яшәгән әби-бабайларны, әти-әниләребезне үзгәртеп тә булмыйдыр инде. Әмма кисәтеп куярга, күңелсезлекләрдән сакларга тиешбез.

    Өлкәннәр дә, яшьрәк як та телефон алдарларына ышана. Әйтик, бу атнада булган очрак: Казанда яшәүче берәүнең телефонына шылтыратып, номерыгыз әлегә эшләми, аны киредән гамәлгә кертү өчен пин-кодыгыз кирәк, дип ышандыралар. Телефон хуҗасы, беркатлыланып, алдарлар сораган саннарны хәбәр итә. Шуннан соң аның карточкасыннан зур суммадагы акча югала.

    Теркәлгән соңгы очракларның икесе чегәннәр белән бәйле. Урамда кешеләр белән сөйләшеп китеп, сезгә яман авыру бар, бозганнар бит үзегезне, дип җиңел генә дәваларга тәкъдим итәләр. Бушлай түгел, билгеле. Нәтиҗәдә дәва да юк, акчадан да колак кага ышанучан апайлар.

    Бәхеткә, безнең районда мондый очраклар юк дәрәҗәсендә. Әмма уяу булу комачауламый. Мондый очракларда тыныч булырга, үзең генә берни дә эшләмәскә, туганыңны, я күршеңне чакырырга кирәк. Чегәннәргә исә бөтенләй капка-ишек ачмагыз, өегезгә кертмәгез. Телефоннан, берәр туганыгыз бәлагә юлыккан, дип хәбәр итүчеләр сүзләренә дә коелып төшергә ашыкмагыз. Бу мәгълүматны тикшереп карагыз. Иң дөресе исә барлык очракларда да полициягә хәбәр итү. Шуны истә тотыгыз: рәсми оешмалар алдан хәбәр итми торып бүләк тә таратып йөрми, акцияләр дә үткәрми.

    Сүземне тәмамлап, тагын шуны әйтим. Көз - терлекләр күпләп югала торган чак. Мал-туарны басу-кырларда йөртмәгез, караучысыз калдырмагыз. Юкса, бозау, я сыердан бөтенләй колак кагуыгыз бар.

    Фалия ХӘСӘНШИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: