Заря
  • Рус Тат
  • Сезнең иминлек – безнең һөнәр

    Быелның бер февраль аенда гына да бистәдә торак секторда 3 урлау очрагы булган. Милеккә кагылышлы җинаятьләрне булдырмауга ведомстводан тыш каравыл бүлеге хезмәткәрләре ничек булышлык итә - шул хакта үзәкләштерелгән каравыл пункты кизү торучысы, полиция лейтенанты Илья Мухин сөйли:

    - Соңгы еллар дәва-мында торак секторда кылынган җинаятьләр белән көрәш проблемасы - эчке органнар эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Фатирларны басу нәтиҗәсендә аларның хуҗаларына җитди рухи һәм матди зыян салына. Узган ел белән чагыштырганда гына да, җинаятьләрнең бу төре тулаем республикадагы кебек, атап әйткәндә, безнең районда да күб-рәк теркәлде.
    Милеккә кагылышлы җинаятьләрне булдыр-мауның төп алымнары-ның берсе булып фатирлар һәм өйләрне үзәкләштерелгән күзәтү пунктларына тоташтырылган техник чаралар ярдәмендә сак-лау тора. Шундый чаралар белән торакларын җиһазлап, районда яшәүчеләр үзләрен дә, гаиләләрен дә һәм, әлбәттә, мөлкәтләрен дә куркынычсыз итә алалар. Мәсәлән, күп-тән түгел генә кичке ы8 нче яртыда Димитровград шәһәренең ведомстводан тыш каравыл бүлегенең үзәк-ләштерелгән сак пультына хәвеф сигналы килә. Вакыйга урынына тоткарлау төркеме бик тиз килеп җитә. Шул мизгелдә гражданин П.ның киртәләп алынган өе территориясеннән таныш түгел ирнең йөгереп чыкканы күренә. Хәл ачыкланганча, явыз ниятле бу бәндә пластик тәрәзәне каерып, эчкә үтеп керә, әмма сигнализация эшли башлауга, чыгып таю ягын карый. Шулай да ир качып китә алмый: тоткарлана һәм полиция бүлегенә китерелә.
    Соңгы вакытларда шулай ук беркатлы гражданнарны алдау очраклары ешайды. Еш кына моннан пенсионерлар һәм ялгыз кешеләр зыян күрә. Үзләрен социаль хезмәткәрләр, газ хезмәте контролерлары дип атап, я булмаса башкача хәйлә алымнарын файдаланып, әлеге елгыр бәндәләр талау максатыннан фатирларга яки өйләргә үтеп керәләр.
    Практика күрсәт-кәнчә, мондый очрак-ларның күпчелегендә бәлагә дучар булучыларга тәртип сагында торучыларны чакыру өчен телефоннардан файдалану мөмкин булмый. Өегезгә мондый "кунакларның" килүеннән сакланасыгыз килсә, аянычлы нәтиҗәләр булмасын дисәгез, ашыгыч полиция нарядын чакыру төймәсен куйдырыгыз. Аннан җиңел һәм уңайлы гына файдаланып була, өстәвенә ул мошенникларда шик тудырмый. Сезнең сигналга ведомстводан тыш каравыл бүлегенең полиция наряды кичекмәстән игътибар итәчәк һәм яман ниятле бәндәләрнең үз җинаятьләрен азагына кадәр кылырга өметләре калмаячак.
    Техник саклану чаралары куйдыру турында барлык кирәкле мәгълүматны ведомстводан тыш каравыл бүлегендә яки 2-68-41 телефоны аша алырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: