Заря
  • Рус Тат
  • Террорчылык турында ни уйлыйсыз?

    Бүген урамда ике кеше очрашса, дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган террорчылык турында сүз кузгалмый калмый. Радио-телевизор, интернетта да шул хакта мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлеге уңайдан укучыларыбызга газета аша да үз фикерләрен уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек.

    Зәкиулла Нәбиуллин:

    - Террор латинчадан (курку, куркыныч, дәһшәт) аерым кешеләргә яки халыкара мөнәсәбәтләргә зыян китерү, сәяси дошманнарга көч куллану, ягъни янау, шартлату, үтерү, үч алу, эзәрлекләүләр һәм курку хәлендә тоту.

    Радикаль латинча тамыр, ягъни проблемаларны кискен чаралар белән тамырыннан үзгәртүне яклаучылар дигәнне аңлата.

    Минемчә, террор бит ул юктан гына, үзеннән-үзе барлыкка килми (әлбәттә, психик авыруларны санамаганда). Террорны китереп чыгара торган сәбәпләр күп алар. Мәсәлән, кайбер дәүләтләр башка илләргә барып тыкшыналар, имеш, "тәртип урнаштыралар": аталар, үтерәләр, шартлаталар, яндыралар, кайбер илләрнең җитәкчеләрен юк итәләр. Менә болар халыкка үч алырга сәбәп булып тора, аларны, әлбәттә инде, террорчылар дип атыйлар. Әйе, куркыныч вакытлар кичерәбез. Террорчыларны мөселманнар белән бәйләргә, гаепләргә тырышалар. Ә чынлыкта исә, мөселман булмаган затлар: төрле илләрдә, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре дә терактлар ясыйлар. Бу турыда мөселман булмаган, компетентлы чит ил кешеләре телеэкраннардан әйтәләр. Күптән түгел АКШ президенты Барак Обама да: "Терактларны мөселманнар гына ясый дип уйлау, аларны гына гаепле санау дөрес түгел, чөнки террорны хәзер теләсә кем ясарга мөмкин", - диде.

    Ә менә шул ук вакытта Америка һәм аның союзниклары Ислам дөньясын юк итәргә тырышалар, дигән сүзләр дә йөри. Мәсәлән, АКШ президентына кандидат булган кеше Д. Трамп: "Мөселманнар өчен Америка чикләре ябык булырга тиеш", - дигән. Дин әһелләребез дә: "Алар һәм башкалар да безнең рухи кыйммәтләребезгә кул сузалар, гасырларны узган тыныч динебезнең тамырын корытырга телиләр", - дип әйтәләр. Мисырда шартлаган самолетның төп сәбәбе булып теракт тора, диләр, ләкин аны кем эшләгән һәм ни өчен - билгесез.

    Телевизордан гел террор, сугыш, шартлау, үтереш күрсәтәләр, ә Париждагы фаҗигале хәлләр Европа халыкларын куркуга салды. Ә Англия Сүрияне бомбага тота башлауга, андый вәхшилекне тиз арада туктатыгыз, дигән таләпләр белән урамнарны тутырып чыккан меңләгән халык төрле сугышларда алган орден-медальләрен: "Безгә андый бүләкләр кирәкми", - дип асфальтка ташлаганны телевизордан күрсәттеләр.

    Тәртип юк, һаман да дошман эзлиләр. Һәм инде, әлбәттә, ыгы-зыгы вакытында, гадәттә, бүтән башка көчләр, бутаучылар барлыкка килә.

    Массакүләм мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, радикаль милли һәм дини карашларга җиңел бирелүчеләрдән һәр дүрт кешенең берсе - яшьләр. Канәгатьсезлекнең сәбәпләре итеп, яшьләр бәяләрнең, коммуналь хезмәтләргә түләү хакларының артуын, хакимиятьтәге ришвәтчелек, коррупция, эшкә урнашу, укырга керү проблемаларын куялар.

    Татарстаныбызда күп төрле милләт һәм дин вәкилләренең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүләре өчен мөмкинлекләр бар. Без киләчәктә дә милли һәм дини ихтыяҗларны чикләмичә, һәр милләт үзенең бай мәдәниятен саклап яшәргә мөмкинлек тудырырга тиешбез...

    Ә террорны ничек бетерергә һәм ничек булдырмаска, дигән сорауларга: беренчедән, беренче чиратта, әлбәттә, террорчылардан зыян күрүчеләр - ул террорны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга тиешләр. Алар ни өчен андый адымга барганнар, үзләре "тәртип урнаштыручы"дан нинди зыян күргәннәр? Киләчәктә террорны китереп чыгаручыларга, террорны ничек булдырмау һәм булганын ничек бетерү турында уйларга кирәктер. Мәсәлән, очрашып, сөйләшү-килешүләр, тыныч юл белән. "Зло порождает зло!" - диләрме әле? Сугышып, үтерешеп түгел, ә цивилизацияле юл белән.

    Икенчедән, әллә кайларга барып, чит дәүләтләрнең эчке эшләренә тыкшынмаска. Алар үз традицияләре, гореф-гадәтләре буенча тынычлыкта яшәсеннәр. Анда барып: "Сез дөрес яшәмисез, менә безнеңчә яшәгез", - дип, тәртип урнаштырып йөрмәскә кирәк. Шул вакытта шәһит китәргә әзер булган кешеләр дә, үч алырга сәбәпләр дә булмас, ә үз илеңдә тәртип урнаштыру хәерлерәк булыр, Иншаллаһ!

    Илсия Әхмәтҗанова:

    - Дөрестән дә, террорчылык - куркыныч, террорчылык - афәт ул. Террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы дип аңлыйм мин бу сүзне. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Мәсәлән, "Сезнең мәктәбегезгә бомба куелган", - дип шалтыраттылар, ди. Бу очракта нишләрбез соң? Кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, үзара тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә кирәктер, минемчә.

    Адәм балаларының корбан булуы кемгә файдалы? Кешеләр идеологлар "ятьмәсе"нә ничек эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Кем безне әлеге куркыныч сугыш-террордан саклар?

    Кайдадыр Кавказда, Сүриядә һәм башка чит илләрдә экстремизм, террорчылык, төрле шартлаулар, кан коюлар, кеше үтерү фактлары булу турында ишетәбез дә, шөкер, андый хәлләр бездә юк, дип куябыз. Күпләребез экстремизм, аның артында ниләр торуын аңламый да бит.

    Шуңа күрә үзебезнең дистәләгән еллар дәвам иткән тынычлыгыбызны, халыклар дуслыгын бозарга омтылулары ихтималын санга сукмыйча ярамый. Һәрвакытта уяу булырга кирәк. Экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык сизелгән очракта ваемсыз булмаска, укучыларыбызга да игътибарлы булып, бу хакта район прокуратурасына хәбәр итәргә кирәклеген аңлатып торабыз.

    Роза ханым:

    - Әлбәттә, "терроризм" төшенчәсе, бу төшенчә астында кылынган гамәлләр бүгенге көндә иң көнүзәк проблемаларның берсенә әверелде. Ә бит бу гамәлләр очраклы рәвештә генә кылынмыйлар. Терроризмны анык төзелгән бер система итеп карарга кирәк.

    Нәрсә соң ул террорчылык? Динебез кешене үтерүгә ничек карый? Кемнәр соң алар үзләрен иманлы дип әйтеп, кешеләрне шартлатучылар? Шул сораулар барчабызны да борчый.

    Террорчылык ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора.

    Телевизор экраннарыннан яңалыкларны карап барырга тырышам. "Ислам дәүләте"нең халыкара террористик группировкасы безнең өчен төп куркынычны тудыра. Алар Сүриядә генә түгел, теләсә кайсы өлкәдә явызлык кылырга мөмкиннәр, дип уйлыйм. Шуңа күрә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Ул хуҗасыз яткан пакет, я булмаса, безнеңчә киенмәгән, үзен шикле тотучы кеше булырга мөмкин. Барысына да игътибар итәргә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Битарафлык бик зур бәла-казага китерергә мөмкин.

    Бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Аллаһы Тәгалә, кешеләрне хисап кылучы Мин, - ди, һәм беркемнең дә кемнедер кимсетергә, аны җәзаларга хакы юк. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү - Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Беркемнең дә үз- үзен үтерергә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була, һәм аның урыны - Аллаһның мәңгелек газабы.

    Лилия Хисамова:

    - Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый.

    Террористлар бөтен илгә баш булырга телиләр. Кеше гомере белән дә санашмыйлар. Алар аркасында бер гаепсез күпме кеше һәлак була, бик күп балалар ятим кала, ата-аналар балаларын югалта. Ә аларның да әти-әниләре, балалары бардыр бит. Үз гомерләрен дә кызганмыйлар.

    Террористлар - каты бәгырьле кешеләр, аларны кешеләр дип тә атап булмый. Террорчылыкны бетерү өчен бөтен ил белән көрәшсәк кенә җиңеп чыгып буладыр, минемчә. Таныш булмаган чит-ят кешеләр күрсәк, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә. Бигрәк тә балаларга сак булырга кирәк. Алар бик тиз ышанучан булалар. Бу турыда мәктәпләрдә балалар белән күп кенә әңгәмәләр үткәрәләр. Шунысы күңелне тынычландыра.

    Читайте также: Ответственность за ложное сообщение об акте терроризма может достигать до 5 лет лишения свободы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: