Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алексеевск росгвардиячеләре урланган машинаны таптылар һәм балаларга терроризмга каршы көрәш турында сөйләделәр

Татарстанның Алексеевск районында Росгвардиянең ведомстводан тыш сак наряды урлауда шикле кешене тоткарладылар.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре, «Перехват» планы буенча, шикле исерек гражданны тоталар.
24 августтан 25енә каршы төндә, Алексеевск бистәсендә, Росгвардиянең тоткарлау төркеме наряды Лебяжье авылында “ВАЗ -2107” автомобилен урлап китүләре турында полициядән хәбәр ала. Бу вакыйга турында мәгълүмат полициянең кизү частенә урланган транспортның 43 яшьлек хуҗасыннан килгән. Автомашинаны эзләү өчен «Перехват» планы игълан ителә һәм росгвардиячеләр аны шунда ук эзләүгә керешә.
Тиздән алар дәүләт теркәү билгесе һәм маркасы эзләүдәге автомобиль белән туры килгән машинаны юл кырыенда күреп алдылар. Патруль экипажын күреп, машина йөртүче тизлекне арттыра, озак вакыт эзәрлекләгәннән соң, Есенин урамындагы ишегалларының берсенә кереп туктый. Автомобиль салонында машина йөртүче һәм бер пассажир була. Икесе дә исерек хәлдә. Җинаять кылуда шикле гражданинны полиция хезмәткәрләренә алга таба тикшерү өчен тапшырганнар. 27 яшьлек гражданин двигательне автомобиль салонына үтеп, электр үткәргеч ярдәмендә кабызган икән. Хәзерге вакытта кулга алынган затка карата РФ Җинаять кодексының “Машина урлау” 166 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстанның Алексеевск районында Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән тематик очрашулар үткәрделәр.
Традиция буенча, Халыкара терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышлап, Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашулар оештырдылар. Шулай итеп, Росгвардиянең Алексеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге вәкилләре Юеш Көрнәле урта мәктәбендә булдылар һәм 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән тематик дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында Росгвардиянең сак бүлекчәсе командиры прапорщик Денис Данилов Росгвардиянең терроризмга каршы көрәш һәм аны профилактикалау эшчәнлеге турында сөйләде. Экстремистик һәм террорчылык идеологияләренең җәмгыятьнең һәр әгъзасы өчен (аларның яшьләренә карамастан) бик куркыныч дип искәртте ул. Ведомстводан тыш сак хезмәткәре яшүсмерләр арасында мондый күренешләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуына да ачыклык кертте. Моннан тыш, укучылар экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту алгоритмы һәм интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану буенча файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр алды. Укучылар шикле предметлар табып алганда кая мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзләрен ничек тотарга һәм терракт турында ялган хәбәр өчен нинди җаваплылык каралуын белделәр.
«Игътибарлы булыгыз һәм таныш булмаган кешеләргә игътибар итегез. Әгәр сезгә нәрсә дә булса шикле булып тоелса, бу турыда өлкәннәргә хәбәр итәргә оялып тормагыз. Хуҗасыз сумкаларга, пакетларга, төреп куелган әйберләргә кагылмагыз», - дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына прапорщик Денис Данилов.
Мәктәп учреждениесе җитәкчелеге һәм педагоглары кунакка визиты өчен рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның терроризмга каршы көрәштә барлык кешеләрне берләштерүен, ә балалар һәм яшүсмерләрдә тыныч тормыш кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләвен билгеләп үттеләр.
Ел саен 3 сентябрьдә илебездә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәрендә 2004 елда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул вакытта теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак була, алар арасында 186 бала булган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X