Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Автоиминиятләштергәндә үз хезмәтләреңне көчләп тагу законсыз

Автосөючеләр иминиятләштерү өчен артык түләргә тиеш түгел, дип аңлата Алексеевск районының прокурор ярдәмчесе Алексей Панишев.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 16нчы маддәсе нигезендә хезмәтне үтәүчегә бер хезмәтне алганда икенчесен мәҗбүри алуны шарт итеп кую тыела. Гражданинның башка ОСАГО килешүләрен төзүе, шул исәптән автогражданлык җаваплылыгын ирекле иминиятләштерүе һәм (яки) бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерүе законда каралмаган. "Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында"гы Федераль Законның 4нче маддәсе, 5нче пункты нигезләмәләреннән чыгып, иминиятләштерү килешүләренең башка төрләре бары тик ирекле нигездә генә төзелә ала. Алай гына да түгел, машина йөртүчегә үзенең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү (бәхетсезлек очрагыннан) аңа закон буенча йөкләнергә тиеш түгел (РФ Гражданнар кодексының 935нче маддәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев