Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Башкарма производство саннары артында – балалар ихтыяҗлары

Алексеевск район суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре алимент түләү буенча бурычларын үтәүдән читләшүче гражданнарга караган транспорт чараларын ачыклау һәм аларга арест салу буенча рейд үткәрделәр.

Рейд барышында алиментлар түләтү турында башкарма производстволар алып барылган һәм үз исемнәренә теркәлгән транспорт чаралары булуы турында мәгълүмат булган бурычлыларның яшәү урыннары тикшерелде. Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә ике бурычлының автомобиле табылып, аларга арест салынды. Аларның берсе үз баласына 47 мең сумнан артык алимент бурычы җыйган. Икенчесенең бурычы 23 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, башкарма документ таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен аңа башкару җыемы да исәпләнгән.

Суд приставлары гражданнарга ата-ана бурычларын үтәүдән алга таба да качып йөрүнең нәтиҗәләрен аңлаттылар һәм бурычны тулысынча каплау өчен срок билгеләделәр. Әгәр башкарма документлар таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәсә, арест салынган транспорт чаралары бәяләүгә җибәреләчәк һәм соңыннан сату өчен аукционга куелачак. Сатудан кергән акча балалар алдындагы бурычны каплауга юнәлдереләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәтта алимент буенча чагыштырмача аз күләмдәге бурыч та баланың тормыш сыйфатына җитди йогынты ясарга мөмкин. Башкарма производство саннары артында балаларның чын ихтыяҗлары тора – туклану, кием-салым, белем алу, медицина ярдәме һәм үсеш мөмкинлекләре. Закон буенча тиешле түләүләрнең тоткарлануы һәр көн саен баланы үзенә тиешле ярдәмнән мәхрүм итә.

Искәртеп узабыз: балигъ булмаган балаларны тәэмин итү – Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән ата-аналар бурычы. Алимент түләүдән качып йөргән өчен бурычлылар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка, ә бурычларын алга таба да үтәмәгән очракта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев