Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Берьюлы – ике янгын

Узган атнада районда бер гараж һәм дистәләгән тоннадан артык салам янган.

15 августта кич белән Биләрнең шәхси гаражларының берсендә газ баллоны һәм газ горелкасы ярдәмендә ут эшләре башкарыла. Эшләр барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозыла. Нәтиҗәдә гараж түбәсе һәм аның эчендәге бөтен нәрсә янып бетә.
Ә икенче көнне «Ясная поляна» бүлекчәләренең берсендә салам эскертендә уйнаучы балаларның ут белән саксыз эш итүе аркасында, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Олег Ещев мәгълүматлары буенча, 96000 сумлык 120 тонна салам юк ителгән. Кичә әлеге эш балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында каралды, балаларның ата-аналарына административ штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев