Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бөтенроссия “Туган авылым” бәйгесендә җиңү

Күптән түгел Казанда Бөтенроссия "Туган авылым" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда берничә китап авторы, "Ак калфак" җәмгыятенең Алексеевскидагы җәмгыяте җитәкчесе, актив хәбәрчебез, район мәдәният йорты методисты Алсу Нәҗметдинова, үзенең кызы Илзирә Закирова белән катнашып, "Туган авылым тарихы" номинациясендә җиңеп чыкты. Бу хакта сүзне Алсу ханымның үзенә бирик әле.

- Иҗади бәйге - ул нинди дә булса биремне үтәүдә көч сынашу. Билгеле, бу - эшне башкаруда кабатланмауны, башкаларга охшамаган булуны һәм иҗади якын килүне таләп итүче бәйге. Иҗадилыкны нәрсәнедер матур итеп уйлап табу, оештыру, башкалардан үзгә булу, дип тә аңлатып була.
Хәзерге заманда Хөкүмәтебез, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары күп төрле бәйгеләр оештыралар. Нигезләмәләрне кулга алганнан соң кайсысында тукталырга, кайсы укучы белән катнашырга, бу укучыга әлеге бәйге нинди иҗади потенциал бирә, нинди сәләтен ачуга этәргеч булыр икән, диеп уйлап куясың.
Бу юлы да шулай булды. Бөтенроссия буенча уздырылган "Туган авылым" бәйгесенә нигезләмәне кулыма алгач, мин үземнең кызым - 8нче сыйныф укучысы Илзирә Закирова белән катнашырга уйладым. Без аның белән минем туган авылым Аксубай районына кергән Түбән Татар Майнасы авылы тарихы турында язарга булдык.
Мәгълүмат алу максаты белән авылымның мәктәп музеена кайтып, архив документлары белән дә танышып килдек. Фәнни-тикшеренү эшен эшләдек. Тезисларны җибәргәч тә безнең икенче турга үткәнлегебез мәгълүм булды.
Инде тулысынча эшне дә җибәрдек. Шактый гына вакыт узгач, безгә шалтыратып, җиңү яулавыбыз һәм 1нче мартта "Ак барс" яшьләр үзәгенә бүләкләнүгә чакырылуыбыз турында әйттеләр. Без ул көнне түземсезләнеп көтеп алдык.
"Ак барс" яшьләр үзәгенә барып керүгә төркем-төркем баянчылар, җырчыларны, татар милли киемнәре кигән бик күп кешеләрне күреп, хәйран калдык. Алай гына да түгел, әле анда, әле монда гармун уйныйлар, җырлыйлар. Тамашачылар арасында хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә...
Безне исем-фамилияләребез язып куелган беренче рәткә утырттылар, һәм бәйрәм башланды. Шунда гына Татарстан һәм Башкортстан фермерларының слетына, аның икенче өлешен үз эченә алган гала-концертка эләккәнебезне аңладык.
"Үзем уйныйм, үзем җырлыйм" бәйгесенең йомгаклау концерты буларак, бу чара гармунчылар, фольклор коллективлары чыгышлары, бәйгедә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып бүләкләү белән үрелеп барды.
Икенче номинация безнеке - "Туган авылым тарихы" номинациясе иде. Бу номинациянең җиңүчесе буларак, Илзирәне сәхнәгә чакырдылар. Диплом, медаль белән бергә кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Безне котлап, Асылъяр җыр да башкарды.
Бу милли рух агылып торган кичә безгә бик ошады. Тагын да яңа бәйгеләрдә катнашу теләге белән рухланып кайттык.
Алексеевск мәгариф бүлегенә, шәхсән Кирюхина Людмила Николаевнага әлеге бәйрәмгә Казан каласына барып кайтырга транспорт бирүне оештырганы өчен чиксез рәхмәтебезне әйтәбез, эшендә һәм гаиләсендә уңышлар телибез.
Форсаттан файдаланып, районыбызның барлык гүзәл затларын узып киткән яз бәйрәме белән тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, яңадан-яңа уңышлар теләп калам.
PS. Без дә, үз чиратыбызда, Алсуны һәм Илзирәне зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә төрле бәйге-конкурслар катнашып, уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев