Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Чыршы, чыршы, без сине...

Яңа ел алды чорында яшь ылыслы агачларны законсыз кисеп алулардан саклау өчен дәүләт урман каравылы урман утыртмалары кишәрлекләрендә патрульлек итә башлады. Шушы профилактик чараларга тәртип саклаучылар да кушылды.

Биләр урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Федор Захаров сөйләгәнчә, чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кискән өчен җаваплылык турында кисәтүгә дә карамастан, законны әйләнеп үтеп, яшел гүзәлкәйне "өеннән" генә табыштыручылар һәрдаим очрап тора. Ел саен урман хуҗалыгы белгечләре 1-2 шундый очракны ачыклыйлар. Былтыр, мәсәлән, Яңа ел агачын законсыз кискән өчен Кыр Шунталысы кешесе административ җаваплылыкка тартылды.


Урман кунагының бәясе быел, биеклегенә карап, 150 сумнан башлана. Шул ук вакытта ылыслы агачны законсыз кисү штраф белән җәзалана, ә ул әлеге бәяне берничә тапкыр узып китә. Штраф күләме гражданнардан - 3 мең сумнан алып 3,5 мең сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләрдән 20 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.


Бәйрәмнең төп бизәген алырга турыдан-туры урманга китүнең төп сәбәбе, Федор Михайлович фикеренчә, - Яңа ел атрибутларын сатуның начар оештырылуы. Шул уңайдан урман кунагын сатып алуның барлык мәсьәләләре буенча турыдан-туры 43-3-17 телефоны буенча Биләр урманчылыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Чыршы һәм наратларны шикле кешеләрдән сатып алмагыз, түләү турында квитанция яки ордер, накладной таләп итегез. Уйлап карагыз әле, аз гына файда хакына үзеңнең һәм гаиләңнең бәйрәм кәефен бозу, әле тагын урман кунагының бәясеннән уннарча тапкыр кыйммәтрәк штрафлар түләү кирәкме икән. Урман утыртмаларына аз гына зыян китергән өчен генә дә 5700 сум күләмендә штраф күздә тотыла.
Урман гүзәлләре шатлык кына китерсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев